Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Җәйге чорда Чүпрәледә 1200гә якын бала төрле ял итү чараларына җәлеп ителәчәк

Җәйге чорда Чүпрәле районында төрле ял итү чараларына 1200гә якын баланы җәлеп итү каралган. Әлеге уңайдан май аенда ук район Башкарма комитетында балаларның җәйге ялын оештыру буенча район комиссиясе утырышы булган иде. Инде мәктәпләрдә көндезге лагерьлар эшли башлавына да ике атналап вакыт узып бара. Өч мәктәптә палаталы лагерьлар эшли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыруга зур әһәмият бирә. Республикадагы 30 уникаль Президент программаларның берсе нәкъ шушы юнәлештә алып барыла. Илдә кризис булуга да карамастан, программаларның финанслануы да дәвам итә.

-Июнь ае башыннан төрле республика бәйгеләрендә, мәдәни фестивальләрдә призлы урын яулаган, үзләрен күрсәтә алган өч укучыны "Костер" лагерена юллаган идек. Үткән көннәрдә исә, ике укучы Анапага ял итәргә китте. Шулай ук, ун укучы Апас районындагы хәрби-патриотик лагерьда сәламәтлеген ныгыта. Июль аенда исә бер укучыбыз Крымда ял итәчәк,-ди район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәрисова.

Саф һавалы урман аланында урнашкан "Акчарлак" лагеры да шушы көннәрдә укучы балалар өчен ишекләрен ачты. Быел анда 120 ләп бала ике сменада ял итәчәк.

Дөрес, лагерь биналары инде 1965 елларда ук төзелгән һәм дә яңартуны сорый. Әлеге уңайдан район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов чираттагы киңәшмәләрнең берсендә быелдан башлап анда төзекләндерүләр алып барылачагы турында әйтте.

-Көндәлек ашау рационында итле аш, боткалар, яшелчә-җимеш күбрәк урынны алып тора. Балалар көненә биш мәртәбә туклана. Ясалма бассейнда рәхәтләнеп су коена, район үзәгендәге "Акчарлак" йөзү бассейнына да баралар. Район китапханәсеннән, ветераннар советыннан, район сәнгать мәктәбеннән кунаклар килә. Балалар белән беренче сменада-Болгарга, икенчесендә Свияжск музей-комплексларына сәяхәткә бару каралган,-ди лагерь начальнигы Виктор Натюнов.

Чыннан да лагерьның кызыклы тормыш белән кайнавы күз алдында. Биредә ял итүчеләр арасында 7-8 яшьлекләрдән алып, 8 сыйныф укучысына кадәр бар. "Кечерәкләр өйгә кайтасым килә" дип аптыратмыйлармы дигән соравыма каршы: "Һич юк. Һәркайсы нәрсә белән булса да мәшгуль биредә",-диләр вожатыйлар. Чаралар арасында "Әти-әниләр көне"нә дә урын да бирелгән.

Реклама

Станислав Кадушкин:

-Мин лагерьда икенче елымны ял итәм. Сәламәтлек, иҗади көннәр һәм башкасы оештырыла. Әти- әниләр килә, вожатыйлар күңелсезләнергә бирмиләр, һәрвакыт кызыклы чаралар үткәреп торалар, миңа бик ошый.

Социаль яклау идарәсе юнәлеше буенча да, балалар өчен яллар Апас районында урнашкан "Свияга" лагерында каралган. Анда 50ләп бала сәламәтлеген ныгытачак.

-Әлеге лагерьга барырга теләүчеләр социаль яклау идарәсендәге 7нче кабинетка, я булмаса 2-20-84 телефон номеры белән мөрәҗәгать итсеннәр,-ди социаль педагог Лилия Фәхретдинова.

P.S. "Акчарлак" лагерына юлламалар алу өчен исә район мәгариф бүлегенә: 2-23-36 телефон номеры белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларның җәйге ялы