Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Дәүләт контролендә

"Ана капиталы"-2007 елның 1 январеннан соң икенче яки аннан соң туган балалы гаиләләргә ярдәм итү чарасы. Бүгенге көндә аның суммасы 365 698 сум 40 тиенне тәшкил итә.

"Ана капиталы"ның суммасы ел саен дәүләт тарафыннан индексацияләнә. Сертификатка ия булган гаиләләр аны Пенсия фонды идарәсенең яшәү урыны буенча урнашкан территориаль органнан ала алалар. Әмма моңарчы гариза белән мөрәҗәгать итү мәслихәт, вакыты чикләнмәгән.

Билгеле булганча, Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирүгә яки ана кешенең булачак пенсиясен арттыруга тотарга мөмкин. Биредә төп шарт булып балага өч яшь тулганны көтү тора. Әмма соңгы елларда моңа үзгәрешләр кертелеп, ана капиталын торак шартларын яхшырту максатында тоткан очракта балаланың өч яшен көтмәскә дә мөмкин.

Капиталны алу өчен тутырылган тиешле документлар пакеты тикшерелә, акча исә, Пенсия фонды идарәсе тарафыннан ике айдан да соңга калмыйча күчерелә.

"Ана капиталы" акчасын бары дәүләт тарафыннан билгеләнгән юнәлешләрдә генә куллану мөмкин. Акчаны максатчан юнәлештә куллануны дәүләт үз контролендә тота. Әлеге уңайдан сораулар туган очракта район пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итегез. Белешмәләр өчен телефон:2-28-86.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев