Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервислар

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында - uslugi.tatarstan.ru - РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең яңа сервислары гамәлгә куелган.

Хәзерге вакытта пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр, 2002 елга хезмәт стажы торышын тикшерүне, шулай ук ана гаилә капиталының күләме хакындагы мәгълүматны электрон вариантта алырга мөмкин.

Яңа хезмәтләр ярдәме белән шулай ук зарарлы хезмәт шартларында эш исәбе хакында, эшкә кабул итү-эштән чыгу яисә хезмәт стажын исәпләү хакында мәгълүмат алып була.

Сервис хезмәтеннән файдалану өчен электрон гариза тутырып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекләрендә сервиска тоташуга пароль алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт порталы