Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Чүптән арыныйк, җәмәгать!

-Санитар чистарту икеайлыгы барышында Чүпрәле районы полигонына 2000 кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылды,- ди "Фламинго" җәмгыяте җитәкчесе Альфред Низамов.

Яз һәм җәй башларында мондый өмәләр үткәрү күптән традициягә кергән һәм ул әйләнә-тирәне, үзең яшәгән җирлекне чистарту, төзекләндерү чарасы буларак, бүген дә дәвам итә. Андый гамәлләр даими эшләнмәсә без нинди хәлдә калыр идек? Шушы кадәр чүп экологиягә һәм яшәешебезгә никадәр зыян китерер иде?

-Ел саен үткәрелә торган әлеге икеайлыкта районның барлык хезмәт коллективлары да диярлек актив катнаша. Елдагыча электр элемтәсе узелы, МЧС, хәрби комиссариат, эчке эшләр бүлеге, суд, үзәк хастаханә, банклар, аптекалар һәм райпо коллективы аеруча зур тырышлык куйдылар. Әлеге оешмалар территорияне чистарту белән берлектә, яшелләндерүгә дә нык игътибар бирәләр. Кызганычка каршы, бөтен җитәкчеләр дә икеайлыкның ни өчен оештырылуын һәм аның әһәмиятен аңлап җиткерми. Коммуналь челтәренең элеккеге җәмәгать мунчасы, "50 лет Октября" урамындагы контейнерлар мәйданчыклары, Яңа Чүпрәленең "Молодежная" урамы, Иске Шәйморза, Хорновар-Шигали, Зур Чынлы һәм Яңа Ишле авылы җирлекләрендәге территорияләр проблемалы булып кала бирә. Тикшерү вакытында кайбер гражданнарның үз хуҗалыкларыннан чыккан мал-туар һәм төзелеш материалы калдыкларын тиеш булмаган урынга ташлаулары ачыкланды. Әлбәттә, андыйларга карата 21 мең сумлык 11 бөркетмә төзелде. Зур Аксу, Хорновар-Шигали, Чуваш Чүпрәлесе һәм Яңа Ишле авылы җирлекләрендә мал-туардан чыккан калдыкны якын тирәдәге елга-ерынтыларга ташлау фактлары бар,-ди кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Буа районы һәм Буа шәһәре территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов.

Икеайлык дәвам итә. Сүз дә юк, күрсәтелгән кимчелекләр бетерелергә тиеш. Кабат җәзага тартылу берәүне дә бизәми. Икенчедән, штраф суммасының да икеләтә арту куркынычы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар чистарту айлыгы