Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Чүпрәледә 192 шәхси эшмәкәрнең иминият взнослары буенча пенсия фондына бурычлары бар

Районда теркәлгән 192 шәхси эшмәкәрнең иминият взнослары буенча пенсия фондына бурычлары бар. Бүгенге көнгә әлеге бурычларның гомуми суммасы 4,2 миллион сумны тәшкил итә.

Мәҗбүри медицина иминияте взносларының күләме керемгә бәйле. Шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият взносларын билгеле күләмдә түлиләр. Түләү бер тапкыр яисә берничә мәртәбәгә бүлеп, 31 декабрьдән дә соңга калмыйча, ел дәвамында башкарыла.

Шәхси эшмәкәрләр 31 декабрьгә кадәр мәҗбүри пенсия иминиятенә- 17300 сум (керемнең күләме нинди булуга карамастан), мәҗбүри медицина иминиятенә 3400 сум түләргә тиешләр.

Шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлегеннән кергән керемнәре күрсәтелгән сумма турында салым органнары тарафыннан Пенсия фондына бирелгән мәгълүматлар иминият взнослары суммасын исәпләү һәм күчерүгә нигез булып тора.

Әгәр шәхси эшмәкәр салым органнарына үзенең кереме турында хисап бирми икән, Пенсия фондында да бу турыда мәгълүмат булмаячак. Әмма бу әле түләүдән котылдым дигәнне аңлатмый, киресенчә, мондый шәхси эшмәкәрләр иминият взносларын тагын да югарырак суммада-МРОТ суммасын (13860 сум) 8 тапкырга арттырып түләргә мәҗбүр булачаклар.

Агымдагы елда үз эшчәнлекләрен ябарга теләүче эшмәкәрләр дә салым декларациясен тапшырырга кирәклеген онытмасыннар. Салым декларациясе тапшырылмаган очракта да иминият взнослары иң югары күләмдә таләп ителәчәк.

-Әгәр сез найм буенча түгел, үзегезгә үзегез генә эшләргә телисез икән, исегездә тотыгыз, сезнең киләчәк пенсиягез үзегезгә генә бәйле булачак. Пенсиягә чыкканда шәхси эшмәкәрләрнең иминият взнослары тулы күләмдә түләнгәндә генә ул хезмәт стажы булып исәпләнәчәк,-ди Россия Пенсия фондының Чүпрәле бүлеге начальнигы Ильмир Измайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фондына взнослар шәхси эшмәкәр бурычлар