Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Бер җылы сүз җитә җанга

Россиянең барлык регионнарында "Якташлар рәхмәте" дигән хәйрия акциясе старт алды.

Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгын билгеләп үтү датасына бәйле. Әлеге чара "России Почтасы" федераль идарәсе тарафыннан оештырыла. Республика халкына акциягә кушылу тәкъдиме белән «Татарстан почтасы» да чыкты.

Акция ветераннарга, кулына корал тотып Ватанын саклаучы яки тылда фидакарь хезмәт куючыларга котлау открыткаларын язуны күздә тота. Шулай итеп, һәркем, почта элемтәсе бүлекчәләрендә Җиңү көненә багышланган открытка сатып алып, Бөек Җиңү уңаеннан тәбрикләүләрне, рәхмәтләрне, теләкләрне белдерә ала. Открытка тышына адрес, исемнәрне язу мәҗбүри түгел. Почта хезмәткәрләре аларны 9 май-Җиңү көне уңаеннан РФ һәм РТ Президентларының котлау хатлары белән, ветераннарга үзләре җиткерәчәкләр.

Акция быел икенче тапкыр үткәрелә һәм иң әйбәт социаль проектларның берсе булып санала. Үткән ел гына чара дәвамында 300 меңнән артык шундый открыткалар таратылган.

Моннан тыш почта хезмәткәрләре тарафыннан башка күп төрле чаралар да үткәрү планлаштырылган. Мәсәлән, "Иң әйбәт хат дәресе". Ул, шулай ук, төрле номинацияләрдә үткәрелеп, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең төрле юбилейлы даталарын колачлаячак.

Ни генә булмасын, ветераннар өчен мондый чаралар көтелмәгән шатлык-сөенеч булачак. Ә моның өчен, җәмәгать, почта бүлекләренә керү җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар җиңү хат