Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Районда төрле категориядәге 5750 ветеран яши

Быел без Халыкара өлкәннәр көнен унөченче мәртәбә билгеләп үтәбез. Олы буын вәкилләренә хөрмәт билгесе булган әлеге бәйрәм ел саен районда зур чаралар белән билгеләнә. Гомумән алганда, бу категория кешеләренә Россия, Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре, район җитәкчелеге тарафыннан төрле ярдәм күрсәтелә. Безнең ветераннарыбыз нинди шартларда яши. Әлеге хакта сөйләвен сорап без район...

-Бүгенге көндә Чүпрәле муниципаль районы территориясендә төрле категориядәге 5750 ветеран яши. Инвалидлар 2556 кешене тәшкил итә, аларның 80 процентка якыны хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре. 116 кеше республика ташламаларыннан файдалана, аларга үткән сигез айда 489 мең сум күләмендә айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) ясалды. Шулай ук 1855 хезмәт ветеранына 1 миллион 15 мең 277 сум һәм 2441 инвалид-льготачыга торак-коммуналь чыгымнарын каплау өчен 375 мең 159 сум субсидия бирелде.

Сугыш һәм хезмәт ветераннарына, инвалидларга, радиациядән зыян күргәннәргә булышлыкның берсе - аларга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә айлык акчалата компенсация (ЕДК) бирелә. "Ветераннар турында"гы - Федераль, "Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында"гы Татарстан Республикасы законнарына ярашлы, сигез айда 317 ветеранга 543 мең сумнан ЕДВ түләнде. Иң мөһиме, алар үзвакытында бирелә. Беренче группа инвалидлар һәм пенсионерларны 80 яшьтән узган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ олы буын вәкилләрен дә, барысы - 1500 кеше, онытмый Хөкүмәтебез - алар Пенсия фонды идарәсе аша гомуми 614.426 сум ЕДВ ала. Уртача җан башына төшкән табышы Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан (6020 сум) түбән булган инвалидларга хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәсе аша компенсация түләнә. Авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга республика бюджетыннан елга бер тапкыр 1000нән 5000 сумга кадәр материаль булышлык күрсәтү каралып, агымдагы елда бу ярдәмне 163 кеше (845.500 сум) алды. РФ Президентының һәм Хөкүмәтенең сугыш ветераннарының, фронтта һәлак булганнарның (үлгән) торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән указлары, норматив документлары нигезендә 2010 елдан чиратка куелган 413 кешедән 400енә федераль бюджеттан фатир (чиратта 13 тол хатын һәм үлгән сугыш ветераны хатыны тора) бирелде. 2012 елда 50 гә якын пенсионер компьютерга өйрәнү курслары үтте. Өлкәннәр хакындагы хәстәрлекләре өчен муниципаль район хакимиятенә, курсларны үткәрү мөмкинлеге биргән район мәгариф бүлегенә рәхмәтебезне белдерәбез. Әле шушы көннәрдә генә пенсионерларыбыз Казан Универсиадасы объектларында экскурсиядә булып кайттылар.

Соңгы 2 елда инвалидларга социаль инфраструктура объектларына ирекле керү өчен шартлар булдыру буенча зур эш алып барыла. Нәтиҗәсе - 2 объектта пандуслар куелды, машиналар өчен 6 тукталыш урыны булдырылды һәм бу эш киләчәктә дә дәвам итәр.

Реклама

Безнең идарә хезмәткәрләре барлык түләүләрнең, закон-карарларның вакытында үтәлүен контрольдә тота һәм аларның тиешле кешесенә барып җитүенә булышлык итә. Шунысы аеруча куанычлы: югары инстанцияләрдән дә, өлкәннәр тарафыннан да идарә эшчәнлегенә карата дәгъва сүзләре, шикаятьләр килгәне юк.

Хәзер бөтен кешелек дөньясы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре алып бара. Ни кызганыч, сугыш мәхшәрләрен күргән карт солдатларның сафы елдан-ел сирәгәя. Сугышта катнашучыларның һәрберсенә ай саен материаль тәэмин итү максатыннан 1 мең сум күләмендә акчалата түләү каралды. Инвалид группасы булган сугыш ветераннарына гомуми авырулары буенча 4089 сумнан 5034 сумга кадәр акча түләнә. Халыкара өлкәннәр көнен үткәрү буенча муниципаль район хакимияте махсус карар кабул итте. Шул рәвешле, 3 октябрь көнне район мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә чара оештырылып, анда өлкәннәр район җитәкчелеге белән очрашачак, концерт-тамаша күрсәтеләчәк. Барлык ветераннарны бәйрәм чараларына көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне