Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Әни, дип әйтсеннәр, әти, дип дәшсеннәр сабыйлар

Гаилә. Әйтелеше җиңел булган бары бер сүз. Әмма әлеге сүз артында нинди генә язмышлар юк...

Бүгенге тормыш шулкадәр буталчык ки, бар да каядыр ашыга, нидер эшләмәкче була. Хәтта, ата-ана, бала, туганнар бер-берсенә җылы мизгелләр бүләк итүче вакытны да кызгана. Әлеге кызгану аша аяныч хәлләр килеп чыкканнан соң, адәм баласы үзенең кай җирдә тайпылыш ясавын эзли башлый.

Кызганычка каршы, җәмгыятебездә бүген әлеге күренеш кабатлана тора. Еш кына бер-берсен хөрмәт итеп, сөешеп кавышкан парларның гаиләләре имин булмаганнар рәтенә кереп китә. Атасы, я әнкәсе көн буе эштә-бала ялгыз, я булмаса эчкечелеккә биреләләр, ә дөньяга бәхетле булырга дип туган җан тагын ялгыз. Ничек кенә булмасын, һәр очракта да "таякның калын башы" бер гаебе дә булмаган шушы нарасыйга төшә. Аның гаиләдә барлыкка килгән ачуы җәмгыятькә күчә, ул ялгыш юллар белән язмышын бәйли, я булмаса аңа гомерлеккә "ятим" ярлыгы тагыла.

Җәмгыятьнең әлеге күренеше белән илебездә менә инде 95 елдан бирле эшләп килүче балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эше буенча комиссия шөгыльләнә. Комиссия гаиләләрне упкынга илтүче сәбәпләрне эзли һәм аларны котылу юлына бастырмакчы була. Билгеле, әлеге юнәлештә беръялгызың булу-диңгездәге көймә сыман. Шуңа да биредә мәктәп, социаль хезмәт күрсәтү, хокук саклау органнары, авыл җирлекләре, җәмгыятьнең актив өлешенең роле бик зур.

Әлеге хакта район мәдәният йортында комиссиянең оешуы уңаеннан үткәрелгән юбилейлы чарада да әйтеп үтелде. Райондагы балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эше буенча комиссия рәисе Алексей Сарафанов: -Комиссия, беренче чиратта, кешелек проблемасын хәл итү өстендә эшли. Шуңа да биредә матди өлкәгә кызыгучылар түгел, ә киң күңелле, балаларны яратучан шәхесләр хезмәт итә. Шуңа да анда эшләүчеләргә бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә,-диде.

Бу көнне сәхнәдә ничәмә-ничә еллар гомерләрен, хезмәтләрен шушы өлкә белән бәйләгән комиссия әгъзалары, ветераннары, социаль яклау, хокук саклау органы хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләре директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, соңгы елларда уңышлы гына эшләп килүче җәмгыяви тәрбиячеләр һәм бу өлкәдә актив эшчәнлек күрсәтүче башка хезмәт вәкилләре сәхнәгә күтәрелде, аларның һәркайсына Алексей Сарафанов һәм район хакимиятеннән Шәүкәт Алиуллов Мактау Грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эше буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Алевтина Хәлилова слайд-шоу аша биргән әңгәмәсендә:

-Комиссия беренче чиратта, гаиләдә булган проблеманы ачыклау өстендә эшли. Гаиләләрне тискәре адымга илтүче мәсьәләне аңлавы бик мөһим. Шуннан чыгып аны чишеп булачак. Беркем дә җинаятьче булып тумый, моңа билгеле бер факторлар этәрә. Шуңа да, ата-аналарга балаларыгызны яратыгыз, аларны аңларга тырышыгыз, диясем килә. Билгеле, кайчак баладагы уңай үзгәрешләрне булдырыр өчен эшне шәхсән үзеңнән дә башларга туры килә,-диде.

Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Слайд-шоу аша ата-аналарының ваемсызлыгы аркасында ятимлек ачысын күрергә дучар булган балаларның язмышы сурәтләнде. Сәхнәдә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Фәхретдинова башкаруында яңгыраган "Ятимнәр" җыры балалаларын язмыш сынавына ташлаган ата-аналарга нәсыйхәт буларак яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эше буенча комиссия