Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Ана бәхете

8 март-Халыкара хатын-кызлар көне "Кояшкай" балалар бакчасында мартның беренче көннәреннән үк башланып китте.

Март аеның әнә шулай традиция белән башланып китүе һәр гаиләгә язгы куаныч алып керде. Биш бала тәрбияләп үстерүче, район үзәк хастаханәсендә эшләүче Эльмира Хөснетдинованы да нәни кызы Илнара тәбрикләде.

- Иң матуры син, Әнием!-диде ул әнисен үбеп (рәсемдә).

Реклама

Кешелекнең икенче яртысы булган гүзәл затларны дөньяның дәвамчысы дип әйтү генә аз. Алар тормышыбызга наз, тулы тормыш, матурлык өләшәләр. Баласы өчен утка да, суга да керергә әзер алар. Иске Чүпрәле авылында яшәүче Гүзәлия Насретдинова батырлыгы чын мәгънәсендә бөтен Татарстанны таң калдырды. Икенче баласы, 3 яшьтә 8 айлык улы Раильгә үзенең 450 грамм бавырын бирә ул. Операция 2011 елның августында 12 сәгать дәвам итә. Бүгенге көндә Раиль дә, әнисе дә сау-сәламәт. Гүзәлия сәгать саен улына дару биреп тора. Ай саен Мәскәүгә барып анализ тапшыралар. Иммунитеты артып китү яки кимү баланың үлеменә китерергә мөмкин икән. Баланың бүгенге көндә көлеп янында торуын, олы бәхет, ди ул.

Бала бәхете-ана бәхете шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр