Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Алар да безнекеләр...

5 март көнне район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училище базасында балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы үтте.

Утырышта, шулай ук, комиссия членнары белән берлектә 443 нче группаның (I курс) мастеры Фәрит Яруллин, 437 группаның (II курс) мастеры Рөстәм Бахитов, 444 группаның (I курс) мастеры Михаил Ларионов катнаштылар. Утырыштагы көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча 90 номерлы һөнәри училище директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Хәлимова "2012 елда 90 номерлы һөнәри училищеда хокук бозуларны кисәтү буенча профилактикалау һәм тәрбия эшенең куелышы һәм укучыларның ялларын оештыру" темасы буенча чыгыш ясады. Гөлнара Хәлимованың чыгышы алдан әзерләнгән, эчтәлекле презентация белән ныгытылып барды. Училище студент-укучылары арасында әтисез яки әнисез, тулы, имин булмаган гаиләләрдән дә, шул ук вакытта тәрбиягә авыр бирешүче балалар да бар. Ә андыйлар белән эшләү исә укытучы-мастерлардан, тәрбиячеләрдән аеруча зур түземлелек һәм җаваплылык таләп итә. Ә училищеда андый балалар белән нәтиҗәле эшләүнең алымнары күп төрле. Әйтергә кирәк, уңышлары да шактый. Мәсәлән, республика күләмендә оештырылган "Наркотикларга-Юк!" конкурсында өченче урынга лаек булулары да, иң яхшы һәм актив укучыларның һәр ел саен Казан шәһәрендә үткәрелеп килүче лицеистлар балында катнашулары да, күптән түгел республикакүләм КВН конкурсының Чүпрәледә, нәкъ менә 90 номерлы һөнәри училище базасында үтүе һәм анда призлы урыннар яулаулары да моңа бер дәлил булып тора. Әмма проблемалар да юк түгел. Проблемалар, беренче чиратта, тәрбиягә авыр бирелүче, катлаулы холыклы укучыларның укулары, дәресләргә килми калулары белән бәйле. Укучыларның кайберләре полиция бүлегендә учетта да торалар. Бу уңайдан утырышка укучыларның әниләре дә чакырылган иде. Әлеге проблемалар укыту-производство мастерлары, училищеда белем алучы укучыларның әниләре белән уртага салып сөйләшенде, киңәшләр бирелде.

Утырышта, шулай ук, ГПДНның өлкән инспекторы Лилия Хәлиуллова чыгыш ясап, 2012 елда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекнең торышын анализлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль тема