Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Ач күзеңне, урам бу

Район Башкарма комитеты каршындагы комиссиядә төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаучыларны тикшерүдә булган саен җәмәгатьчелекнең үз яшәешенә битараф булуына хәйран калам...

Комиссиягә бу юлысы Матак авылы җирлегендә гомер кичерүчеләр чакырылган. Һәркайсында хокук бозуның бер очрагы-өй алдына төзелеш материаллары өелгән, яисә төзелештән соң калган әйберләр җыелмаган. Комиссия бүлмәсенә чакырылган һәрберсенең сүзе бер:-белмәдек. Ничек инде, белмәдек? Миңа калса, бу кешеләрнең үз-үзләрен яклау нисбәтеннән аклануы гына. Өй алдында тотылган коймадан соң булган җире-ул җәмәгать урыны, икенче төрле әйткәндә-урам!

Районны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаучыларны комиссия утырышы ничәмә-ничә еллар дәвамында тик-шерә, штрафлар сала. Соңгылары исә соңгы ике елда саллы гына сумманы тәшкил итә. 2011 елның июль аенда кабул ителгән закон нигезендә иң минималь штраф-2000-5000гә кадәр сум. Бу турыда газетада даими язылып тора, телевизордан сөйлиләр, әмма кайбер кеше аңына һаман барып җитеп булмый. Закон кабул ителүгә дә ике еллап вакыт узып бара, югыйсә!

-Сез белсен өчен безгә нишләргә соң?-ди комиссия җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та. -Ә бит законны белмәү, җаваплылыктан коткармый.

Әйе, белмәү гаеп түгел, ә белергә теләмәү-гаеп. Бу очракта да шул, югыйсә кешеләр сакчыллык нәтиҗәләрен күрерләр иде. Хәер, сакчыллык дип әйтү дә бик үк дөрес булмас, төгәлрәге-үзең яшәгән тирә-ягыңны җыештырып кую. Килешәсездер, чиста итеп җыйналган йорт алды, урам бары тик күңел күтәренкелеге генә бирә.

Агымдагы ел Экологик мәдәният һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы буларак билгеләнеп бара. Шуңа да хокук саклау органнары, участок вәкилләреннән тыш, күзәтү эшләрен экологлар да башкара.

Исегезгә төшереп үтәбез, төзелеш эшләре башларга уйладыгыз икән, материаллар "кызыл линия"дән чыгып урын алганда авыл җирлегеннән белешмә алырга кирәк. Ә инде төзелеш эшләре тәмамлангач, тикшерүчеләр килеп төшкәнче, җыештырып кую мәслихәт. Районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга йорт терлекләрен караучысыз йөртү, урамга пычрак сулар, чүп ташлау һ.б, һ.б. да керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: административ комиссия утырышы