Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зур Чынлыдан Равия Абзал кызы Вәлиуллова:»Яшен әниге сугылып, аны янга алып ташлый, әтине үтерә»

Җитез Равия

Әтиләре сугыштан аягы яраланып, контузия алып кайта. Равия апага яшьтән үк тормышны «җигелеп» тартырга, күп авырлыклар аша узарга туры килә. 13 яшеннән аны туган тиешле абыйлары бала карарга алып китәләр. Аннан бераз исәя төшкәч Баулыда «буровойда» эшли. «Буем җитми иде, өстәл өстенә менеп баса идем», дип искә ала Равия апа элекеге елларны. 

— Әтиебез сугыштан исән-имин кайтса да, әти рәхәтен озак татый алмадык. Бүгенгедәй хәтеремдә, әти белән әни кырдан иртәрәк кайтканнар, урамда яшенләп яңгыр коя. Без балалар барыбыз да өйдә. Әти ишегалдында итеген сала. Шулчак яшен атты. Әлеге яшен әниге сугылып, аны янга алып ташлый, әтине үтерә. Әнине җиргә күмеп куйдылар, аннан соң больницага алып киттеләр,-ди Равия апа. 

Әниләре дә бу хәлләрдән тернәкләнеп китә алмый, авыруга сабыша.

Равия Ульян каласында эшләп йөргәндә авылдаш егет Рафкать белән гаилә коралар һәм авылга кайтып төпләнәләр. Колхозга эшкә чыгалар. Чәчүлек орлыкны чистарту, калибрлау, агулау, чәчәргә әзерләп, төяп кую кебек эшләрне башкарырга туры килә Равия апага. Чөгендерен дә ел саен әллә ничә гектарлап эшли ул, саламны омитларга өю кебек эшләрдә дә катнаша. Хәтта, ирләр белән беррәттән, урманда чыккан янгынны сүндерергә дә бара ул. Аның үҗәтлеген, тырышлыгын күреп ул еллардагы колхоз җитәкчесе Равия апага исполнитель вазифасын да йөкли. Ул елларда авылларда партия җыелышлары еш үткәрелә. Равия апага тиз арада үткәрелә торган әнә шул җыелышларга коммунистларны чакырып бөтен авылны әйләнергә туры килә. 

— Җитез хәрәкәтләр белән бөтен авылны йөреп әйләнә иде. Ни гаҗәп, ничек үтемле итеп әйтә белгәндер, чакырган кешеләре дә тиз арада, бөтен эшләрен ташлап, килеп җитәләр иде,- диләр авылдашлары Равия апа турында.

Тормыш иптәше белән алар биш балага гомер бирәләр, ныклы белем алып, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. 

Инде балалар үсте, һәрберсе тормышта үз урынын тапты, дип рәхәтләнеп яши генә башлаганда Равия апага язмыш тагын сынауларын бирә. Бер-бер артлы улы һәм кызы үлеп китә. 2013 елда тормыш иптәше Рафкать абый да вафат була. 

Бүгенге көндә Равия апа төп нигездә улы Радик һәм килене Тәнзилә тәрбиясендә гомер кичерә. 

— Әниебез гомере буе безнең йортыбызның йозагы булды, балаларыбызны үстерешергә ярдәм итте. Минем бу йортка килен булып төшкәнемә дә 30 еллап вакыт үтте, әни миңа беренче көннән үк «кызым» дип дәште һәм хәзер дә шулай. Без аңа бик рәхмәтлебез. Улларыбыз да әбиләрен сагынып кайталар, иң беренче итеп әбиләре белән кереп исәнләшәләр,-ди Тәнзилә ханым.

Хәзерге вакытта Равия апаның 10 оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Бүгенге көнгә куанып, шөкер итеп, яши ул. Олы юбилее көнне дә әниләрен һәм әбиләрен тәбрикләргә балалары һәм оныклары җыелган иде. Юбилярны бәйрәм белән котларга авыл ветераннар советы рәисе Наилә Сафина килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев