Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районыннан комбайнчы Илгизәр Бохариевның хезмәт стажы дүрт дистә елдан артык

Авыл хуҗалыгындагы хезмәт бервакытта да җиңелләрдән булмаган.

“Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы, алдынгы комбайнчы Илгизәр Җәмил улы Бохариевның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәт стажы дүрт дистә елдан артып китә.

Авыл хуҗалыгындагы хезмәт бервакытта да җиңелләрдән булмаган. Табигатьнең торышы моңа бердән йогынты ясаса, икенчедән икмәк уңышы да, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу да Илгизәр Бохариев кебек уңганнарның тырыш хезмәтенә нык бәйле.

Илгизәр тумышы белән Зур Чынлы авылыннан. Зөһрә апа һәм Җәмил абыйның ишле гаиләсендә ул өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Җәмил ага да, әнисе Зөһрә апа да “Ирек” колхозында хезмәт куйганнар. Техникага булган кызыксыну да Илгизәргә әтисеннән күчкән, Җәмил ага да үзвакытында  колхозның тырыш, уңган комбайнчыларының берсе була. Мәктәптә укыган елларында ук, ул абыйларына һәм әтисенә ияреп, эшкә йөри башлый. Үсә төшкәч, үзе дә мөстәкыйль рәвештә, комбайнчы ярдәмчесе хезмәтен башкара.

Авыл мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлагач, Илгизәр Ульян өлкәсендә һөнәри белем– шоферлыкка таныклык ала. Аннан колхозга эшкә кайта һәм хезмәт эшчәнлеген 1982 елда “Ирек” хуҗалыгында тракторчы буларак башлый.  Аннан егетнең гомер юлында армия хезмәте урын ала. Ул аны Казахстан якларында үтә, биредә башка хәрби хезмәттәшләре белән берлектә тимер юл төзелешендә катнаша.

Армия хезмәтеннән соң Ульяновск шәһәрендә төзелеш техникумына укырга керә, шул елларда авылдашы Флера белән гаилә кора. Техникумны тәмамлагач, яшь гаилә әби-бабасын, әнисен тәрбияләргә дип авылда ныклап төпләнергә карар кыла.

–Авылда калганыбызга беркайчан да үкенгәнебез булмады. Яшим, эшлим дигән кешегә бөтен җирдә дә юллар ачык, теләк кенә кирәк,-ди Илгизәр Бохариев.

40 елдан артык авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләү дәверендә Илгизәр Бохариевка, прораб, инженер, комбайнчы, тракторчы да, бер сүз белән әйкәндә универсал һөнәр иясе булырга туры килгән. Аңа Зур Чынлы авылы кырлары гына түгел, ә районыбызның барлык басулары да бик таныш. 2000нче елда ул район үзәгендә оештырылган бригада белән “Кейс” комбайнында агрофирма филиалларында иген уңышын җыюда катнаша. 

Авылда “Бикчуров Р.А.” крестьян-фермерлык хуҗалыгы оешкач, җитәкче Равиль Ади улы аңа “Полесье” комбайнын ышанып, тапшыра. Һәм менә шушы техникада Илгизәр Җәмил улы соңгы еллар дәвамында игенчелек өлкәсендә алдынгы урыннарны яулый. Алдынгы комбайнчыны ел саен Сабантуй бәйрәмендә, алдынгылар слетында да бүләклиләр.

–Тырышып, булсынга дип эшлибез. Хезмәт кешесен хөрмәтләгән җитәкче, тәҗрибәле инженерлар, уңган-булган механизаторларның уртак тырышлыгы белән үстерелә ул икмәк. Заманча техниканың күпфункциялеге дә хезмәтебездә уңайлыклар тудыра. Нәтиҗәгә карап, хезмәтебезгә дә тиешле бәя бирелә,-ди Илгизәр Җәмил улы.

Илгизәр Җәмил улының намуслы, тырыш хезмәте төрле елларда район башлыгының, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау Грамоталары, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Үткән ел аңа “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә, җирдә эшләү белән беррәттән, крестьян-фермер хуҗалыгыннан махсус хәрби операция территориясендәге егетләргә җибәрелүче гуманитар ярдәмне дә “КамАЗ” автомобиле белән илтүдә дә актив катнаша Илгизәр Җәмил улы.

Гаиләдә дә ул хөрмәтле тормыш иптәше, балаларының яраткан әтисе, оныкларының –бабасы. Тормыш иптәше Флера ханым белән туган нигезләрендә, әниләре Зөһрә апаны тәрбия кылалар.

Агымдагы ел Бохариевлар өчен юбилейлы. “Әнигә– 85 яшь, тормыш иптәшем белән минем 60 яшьлек гомер бәйрәмнәребез,- ди Илгизәр Җәмил улы.

Менә шулай Бохариевлар төп нигезнең утын сүндермичә, ике буын янәшә, хөрмәт, хезмәт белән матур итеп яшиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев