Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Зур Чынлы авылында яшәүче Сания Сафи кызы Хәнҗәрова 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Озын гомернең серен Сания апа Хәнҗәрова гел хәрәкәттә булу белән бәйли

Зур Чынлы авылында яшәүче Сания Сафи кызы Хәнҗәрова 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл хезмәтчәнен туган көне белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов килде. Алар хезмәт ветеранына чәчәкләр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Сания Сафи кызы кунакларны капка төбендә үк каршы алды. Юбиляр үзенә карата булган мондый игътибарга, котлаулар һәм бүләкләр өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу көнне ул туганнарыннан да, якыннарыннан да җылы котлау сүзләре кабул итте.

Бөек Ватан сугышы башланганда Сания Сафи кызына нибары 11 яшь була. Аңа үз тормышында күп навырлыклар кичерергә туры килә, ачлыгын да татый, ялангачлыкны да кичерә. Сугыш елларында, өлкәннәр белән янәшә хезмәт итә, үзенә тапшырылган барлык эшләрне намус белән башкарырга тырыша.

Авылдашы Харис абый белән тормыш коралар. Тормыш иптәше белән бергә алар биш бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да лаеклы белем бирәләр һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Сания Сафи кызы озак еллар “Ирек” колхозында хезмәт куя, төрле эшләр башкара. Сания апа тырыш, җаваплы була, эшен дә җиренә җиткереп, намус белән башкара.

Төрле елларда ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей даталарына багышланган күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. 2025 елда да аңа тылдагы намуслы хезмәтләре өчен Җиңүнең 80 еллыгы медален тапшырдылар.

Еллар үтүгә карамастан, Сания Сафи кызының хәтере әйбәт, үткәннәре бары да исендә. Өйдәге эшләрне дә үзе башкарырга тырыша.

“Хәрәкәтсез ярамый”,-ди тик утырырга өйрәнмәгән авыл өлкәне.

Сания апа янында улы Хәмзәсе сулышы һәм терәге. Алар, хәтта икәүләшеп балыкка да йөриләр. “Табигать үзе миңа көч бирә, суга карап торырга бик яратам, ул тынычландыра, ә саф һава миңа күңел күтәренкелеге бирә", - ди Сания апа.

Сания апаның калган балалары шәһәрдә яшиләр, күптән инде гаиләлеләр, нәсел дәвамчылары–онык, оныкчыклар да үсеп килә. Атна ахыры җитте исә, барысы бергә тупланып, төп нигезгә кайтып җитәләр.

“Минем өчен шуннан да олы бәхет юк”,-дип Сания апа балаларының җылы игътибары өчен рәхмәтләр укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев