Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зур Чынлы авылында яшәүче Лена Юсуп кызы Камалетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бер-берсенә терәк булып яшиләр

Лена Юсуп кызының балачагы авыр елларда үтә. Ул сигез балалы гаиләдә, икенче бала булып, туа. Юбиляр гомере буе туган колхозында, фермада эшли, төрле елларда аңа дуңгызлар, сарыклар карарга, үстерергә туры килә. Җәй көне колхоз кырларында шикәр чөгендере эшкәртә. Соңгы елларда исә колхоз бакчасында эшли.

Авылдашы, күршесе Мансур абый белән тормыш коралар алар. Мансур абый да озак еллар колхозда эшли, бензовоз йөртә.

Кызганычка каршы, Лена апа белән Мансур абыйның балалары булмый. «Әмма беркайчан да ялгызлык сизмәдек, икебезнең дә туганнарыбыз күп», ди Лена апа. Туганнары аларга һәрдаим ярдәм итәләр. Лена апа һәр ел казлар, үрдәкләр, чебиләр үстергән.

— Картая башладык ахры, былтыр казлар сатып алмадык, тавыклар гына бар хәзер, — ди Лена апа.
Тыл ветеранының хәтере бик әйбәт, ул үткәннәрне бик яхшы хәтерли. Ипине кибеттән сатып алмыйлар икән, Лена апа камыр куеп, ипиләрне өйдә салам, ди.

— Быел кар бик күп булды. Мансур көн дә чыгып кар чистартты, мин өйдәге эшләрне тәмамлап, өстәл әзерләп аны көтеп торам. Йортта, турыда озаккарак тоткарланса янына чыгып керәм. Менә шулай бер-беребезгә терәк булып яшибез инде,-ди Лена апа. 

Шаянлыкларын югалтмага әлеге искиткеч парга тагын озак еллар бергә, сәламәт булып яшәсеннәр дип телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев