Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Уңган тракторчы иде Миңниша

Миңниша абыйның әтисе Сираҗетдин ага да озак еллар тракторда эшли.

Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Берәүләр тормышта авырлыкларга бирешеп югалып калса, икенчеләре исә авырлыкларны җиңә-җиңә алга бара, һәркемгә үрнәк итеп гаилә кора, балалар үстерә, хезмәттән ямь табып яши. Язмамның герое Иске Чокалы авылында яшәүче Миңниша Сираҗетдин улы Мостафин да шундыйларның берсе.

Миңниша абый тумышы белән Яңа Ишле авылыннан. 1960 елда исә Мостафиннар гаиләсе Иске Чокалыга күченеп килә. Бу вакытта Миңниша Армия хезмәтендә була. Өч ел да 8 ай хезмәт иткәннән соң, туры Иске Чокалы авылына кайта һәм гомере буе колхозда тракторчы булып хезмәт куя. Миңниша абыйның әтисе Сираҗетдин ага да озак еллар тракторда эшли. 

1965 елда Миңниша Гөлҗиһан белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары: Зөлфирә, Зөфәр, Гөлназ, Ирназ, Илмас дөньяга килә. Балаларының барысына да ныклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр алар. Гөлҗиһан апа белән 50 елга якын гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше вафат инде. Бер уллары да яшь килеш вафат була. Гөлҗиһан апа белән Миңниша абый туганнарының ятим калган ике баласын да чит җирләргә җибәрмичә, үз канатлары астына алып, җил-яңгыр тидермичә үстерәләр. Укытып, өйләндереп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр.

-Безнең әтиебез бик сабыр, уңган кеше, әниебез дә шундый иде. Без, балаларын да үз үрнәкләрендә, хезмәтне яратырга, һәр эшебезне җиренә җиткереп башкарырга өйрәттеләр. Без үскәндә беркайчан да юклыкны тоймадык, әти-әниебез тырыш хезмәтләре белән бар нәрсәне дә булдырырга тырыштылар. Күпләп мал-туар асрадылар, кош-корт тоттылар. Аларга рәхмәт хисләребез чиксез. Әтиебез әле дә акыллы киңәшләре белән һәрберебезгә ярдәм итеп тора,-диләр юбилярның балалары.

Бүгенге көндә Миңниша абый төп нигездә, улы Илмас һәм килене Эльмира тәрбиясендә, оныклары Илсаф, Зөлфәт һәм Ихлас белән яши. Аның сигез оныгы һәм биш оныкчыгы бар. 85 яшьлеге уңаеннан ветеранның барлык балалары, кияү-киленнәре төп нигезгә җыелды.

Ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, «Низамов А. А.» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Низамов, Иске Чокалы мәктәбе директоры Илһам Хәйретдинов, авыл ветераннар советы рәисе Гөлсирә Хәлиуллова, укытучы Рамилә Гафурова, Лилия Ахметова юбилярга бүләкләр алып килгәннәр, мәктәп укучылары исә хөрмәтле ветеранга котлауларын җырлары аша тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев