Уңган тракторчы
Авыл хуҗалыгы үзенең уңган-булган хезмәтчәннәре белән данлы.
Югары Каракитә авылында яшәүче, бүгенге көндә үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтүче Мөкатдәм Айсин да шундыйлардан.
Мөкатдәм абый өч балалы гаиләдә дөньяга килә. Марс урта мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, Сингәләйдә тракторчы-шофер һөнәрен үзләштерә.
Авылда әзрәк эшләп алгач, Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китә. Аннан кайтуга комбайнга утырып, уңыш җыюда катнаша, тракторчы булып эшли башлый. Озакламый райондагы «Сельхозхимия» берләшмәсенә эшкә килә, Татар Бизнәсе карьерында известь чыгаруда катнаша. Ул елларда иң куәтле дип саналган «Т-170» тракторын иярли. Һәм лаеклы ялга чыкканчы, 28 ел, каръерда хезмәт куя.
Гомере буе хезмәттә булып, булсынга дип эшләүче механизаторны карьер, район җитәкчелеге дә күрә, ел саен аны Сабантуй мәйданнарына чакырып, бүләклиләр, ВДНХның бронза медалена лаек була, «В. И. Ленинның тууына 100 ел» медале белән дә бүләкләнә. Хезмәт ветераны исеме дә бирелә.
Тормыш иптәше Гөлҗиһан да — Түбән Каракитә авылы кызы. Ул да 16 яшеннән фермада сыерлар сава башлаган, озак еллар шикәр чөгендере үстергән.
Бергәләшеп алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Һәрберсен укытып, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Балаларының өчесе Ульяновск шәһәрендә төпләнгәннәр. Төп нигездә исә әти-әнисе белән уллары Ильмир яши.
Бәхетле әби белән бабайның бүгенге көндә 2 оныклары бар.
Мөкатдәм абыйны олы юбилее белән тәбрик итәргә туганнары, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Марс авыл җирлегеннән Рәфик Җамалетдинов килгән иде. Алар аңа ветераннар советыннан, «Агрохимсервис» җәмгыятеннән, авыл җирлегеннән Рәхмәт хаты һәм бүләкләр, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев