Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Ун балага гомер биргән

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Миңнебану Мәхмүтовага — 90 яшь

Миңнебану Афиятулла кызының балачагы сугыш елларында уза. Ул вакыттагы күп кенә кызлар кебек үк, аңа да авырлыклар кичерергә туры килә. Сугыштан соң авылдашы Калләм абый белән гаилә коралар. Тормыш иптәше белән бергә 10 бала тәрбияләп үстерәләр, бер-бер артлы балалары Флюра, Гөлсинә, Гөлнур, Фәймә, Гөлфира, Гөлшат, Илдар, Гөлия, Фрида, Илсур дөньяга килә. Үзләренә укулар насыйп булмаганлыктан, балаларын белемле итеп күрергә телиләр. Аларның һәрберсенә югары белем алырга булышалар, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.

Кызларының күпчелеге укытучы һөнәрен сайлый. Калләм абый гомер буе колхозда шофер, комбайнчы булып эшләгән. Миңнебану апа белән Калләм абыйның балалары да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскәннәр. Уллары гына түгел, кызлары да, урып-җыю вакытында, әтиләре янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәннәр. Калләм абый вафат инде. «Ул бик тырыш иде, бер минут та эшсез утырмады», — ди ире турында Миңнебану апа. 

— Кияүгә чыкканчы һәм беренче балам туганчы колхозда, фермада эшләдем, аннары яз башыннан көзгә кадәр кырда, шикәр чөгендере үстердек, җыйдык. Ул вакытта безгә 4-5 гектар чөгендер бүлеп бирәләр, колхозда шикәр чөгендерен күп чәчәләр, бөтен эш кулдан эшләнә, көзен кагатларга җыя, чистарта, машиналарга кул белән төяп озата идек. Ә балалар үскәч, алар минем төп ярдәмчеләрем булдылар, — дип искә ала үткәннәрне Миңнебану апа.

Бүгенге көндә Миңнебану апаның 20 оныгы һәм 27 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә дә Миңнебану апаның барлык балалары әниләрен һәм әбиләрен котларга килгән иделәр. 

Бу көнне Миннебану апа район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановтан, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗановтан да котлаулар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев