Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Укучының язмышы укытучыдан тора

«Укытучы булып туган ул», дип, нәкъ менә Дилбәр Җиһангәрәй кызы Каюмова кебекләр турында әйтәләрдер.

Дилбәр Җиһангәрәй кызы — гап-гади хезмәт кешесе. Яңа Ишле авылында, 7 балалы Җиһангәрәй абый һәм Хабирә апа гаиләсендә 3нче бала булып дөньяга килә. Яңа Ишле сигезъеллык, аннан Яңа Кәкерле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Дилбәр Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетында белем ала. 

Дипломлы яшь белгеч буларак, ул туган авылы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта, 5-8 сыйныф укучыларына рус теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирә башлый. Атнасына 36 сәгать укытуны йөклиләр аңа. Моңа өстәп әле тагын укыту эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары вазифасын да ышанып тапшыралар белемле белгечкә. Менә инде 30 елдан артык ул авылда иң җаваплы чорның берсе булган — сайлау участогында сайлаучыларны кабул итә.

Яшь белгеч мәктәпкә мөгаллимә булып аяк баскан беренче көннән үк төрле кызыклы чаралар оештыра башлый, укытучыларны да, укучыларны да әлеге чараларга җәлеп итә. Беренче тапкыр үткәрелгән «Поле чудес», «Огонек» кебек кичәләрне Дилбәр ханымның элекеге укучылары бүген дә зур дулкынлану белән искә алалар. Яшь укытучы буларак та, аннан соң да берничә тапкыо «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, призлы урыннар яулый ул. 

— Мин үз авылымның патриоты. Авылымны, халкымны яратам. Үз укучыларымны да туган ягыбызны яратырга, матурлыкны күрергә өйрәтергә тырышам. Миңа әтиемнән җырлау сәләте, әниемнән исә самимилек, романтизм кебек уңай сыйфатлар күчкән,- ди язмам герое.

Яңа Ишле авылында төп белем бирү мәктәбе реконструкцияләнеп, башлангыч мәктәп итеп калдырылгач, 12 ел башлангыч мәктәпне җитәкли ул. Авылдагы башлангыч мәктәп ябылгач исә Иске Ишле урта мәктәбенә күчерелә. Биредә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүдән тыш, башлангыч сыйныф укучыларын да укыта әле ул. Мәктәптә «Кояш нуры» дип исемләнгән мәктәп театрын эшләтеп җибәрә.

Мәктәп театрында шөгыльләнүче укучылар белән төрле спектакльләр күрсәтәләр, бәйгеләрдә катнашып, республика дәрәҗәсенә дә чыгалар, Дипломнарга, бүләкләргә лаек булалар. 

Һәр дәрестә укучыларын әдәбият дөньясына алып кергән таләпчән, эзләнүчән, максатчан мөгаллимә дә әле ул Дилбәр Җиһангәрәй кызы. Шушы вакыт эчендә бик күп балага төпле белем бирә, аларның якын дустына, киңәшчесенә әверелә. Дилбәр ханым белем һәм тәрбия биргән укучылар инде үзләре дә әти-әни булалар. Аларның кайберләре хәзер үз балаларын Дилбәр апалары янына укырга алып киләләр, ышанып мөгаллимә апаларына тапшыралар. 

Укытучы булу — гомерлеккә белем илендә яшәп калу дигән сүз. Ләкин анда яшәү өчен түземлелек, эш сөючәнлек, пөхтәлек, җыйнаклык һәм тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булырга кирәк. Моның өчен күп уку, педагогик осталыгыңны даими рәвештә камилләштерү дә сорала. Әлбәттә, балаларны ярату, алар белән аралашудан тәм табу, бөтен гомереңне шушы изге эшкә багышлау өчен күңелеңдә ныклы ышаныч булу да шарт. Дилбәр ханым — бу сыйфатларның барысына да ия булган укытучы һәм остаз. Аның тырышлыгы, ихлас ярдәме белән шушы вакыт эчендә күп кенә яшь белгечләр дә үз эшләренең осталары булып өлгерә. Белемен, уңай эш тәҗрибәсен үзенең хезмәттәшләре белән дә бик теләп уртаклаша ул.

Туры сүзле булуы, үз фикерен өзеп әйтә алуы, кирәк вакытта төпле киңәше белән коллективта ихтирам яулаган кеше ул Дилбәр Җиһангәрәй кызы. Нинди генә эшкә тотынса да, оештыру сәләте күренеп тора.

Аның өчен эре яки вак, кирәкле яки кирәксез, минеке яки синеке дигән эшләр юк. Аның һәр нәрсәгә йөрәге авырта, һәр эшкә кулы ятып тора, барысына да өлгерә, һәммәсенә дә җитешә. Үз сыйныф кабинетында нинди генә тематика буенча күргәзмәләр ясап куймаган ул үз укучылары белән. Мәктәпкә килгән кунаклар да экскурсия вакытында андагы һәр нәрсәне кызыксынып карыйлар икән. 

— Күпсанлы дистанцион укыту курслары миңа рус теле һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы заманча ысуллары белән танышырга мөмкинлек бирә. Мин аларны үз эшемдә уңышлы кулланам. Казан федераль университеты укытучылар һәм укучылар өчен үткәргән фәнни-гамәли конференцияләрдә дә күп яңа белемнәр алам,-ди Дилбәр ханым.

Замана укытучысы үз фәнен һәм укыту методикасын яхшы белергә генә түгел, ә бу белемнәрнең дәрәҗәсен даими күтәрү теләгенә дә ия булырга, көндезге һәм дистанцион форматта дәресләр үткәрә, укучыларның яшь психологиясен яхшы белергә, аралашучан һәм иҗади булырга, заманча техник укыту чараларын яхшы белергә һәм аларны эштә кулланырга, шулай ук, үз укучыларына хөрмәт белән карарга тиеш. Һәм менә шушы сыйфатларның барысына да ия ул Дилбәр ханым дип әйтәсем килә минем.

Моңа дәлил итеп мин аның укучыларының район күләмендә генә түгел, республикада үткәрелгән төрле бәйгеләрдә дә җиңү яулавын китерәсем килә. 

Мәсәлән, укучысы Алия Вильданова, Казан шәһәренең 42нче мәктәбендә үткән «Шаги в профессию» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциянең «Лингвистика» секциясендә катнашып, 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. Укучысы Алия Нигъманова исә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукай безнең күңелләрдә» VIII республика бәйгесендә катнашып, 2 дәрәҗәле Диплом яулый. Дилбәр ханым да үзе иҗат иткән шигыре белән әлеге бәйгедә катнашып, 1 дәрәҗәле Дипломга лаек була.

Дилбәр Җиһангәрәй кызы укучылары кебек үк үзе дә төрле бәйгеләрдә еш катнаша. Агымдагы елда Россия Президенты В. В. Путин игълан иткән Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Россия язучылар берлеге, РФ Оборона, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары һәм Россия дәүләт китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Бөек Җиңү геройлары» Бөтенроссия әдәбият бәйгесендә актив катнашканы һәм хәрби-патриотик тәрбия хәрәкәтен актив пропагандалаганы өчен Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

Дилбәр ханым ел саен Яңа Ишле авылында үткәрелеп килүче авыл бәйрәмен оештыруда актив катнаша. Аңа, шулай ук, милләтебез алдындагы хезмәтләре, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе В. Шайхразиевның, җөмһүриятебездә милли-дини яңарышка зур өлеш керткәне, ата-бабаларыбызның традицияләрен саклап, ислам динен таратуда, үстерүдә һәм яшь буынга дини тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Р. Шәмсетдиновның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 

Агымдагы елда исә Дилбәр Җиһангәрәй кызы Каюмовага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелде.

Дилбәр Җиһангәрәй кызы гади укытучы гына түгел, үзенең күңел матурлыгын башкаларга бүләк итүче дә. Кунакчыллык та, кешелеклелеге, чын дус була белүе белән аерылып тора ул. Көндәлек тормышта да бик гади һәм тыйнак кеше булып кала белә. Аның күңеле өчен иң кадерле, җылы урын — баласы, гаиләсе, әнисе, апалары һәм сеңелләре. Яңа Ишле авылы егете Вазыйх белән уллары Айвазны тәрбияләп, тормыш юлына бастыралар. Уллары банк мәктәбен тәмамлый, таможня эше буенча укып чыга, Казанда программист булып эшли. 

Дилбәр Каюмованың хезмәтенә иң зур бәя — ул укучыларының аны яратуы, ата-аналарның ихтирамы һәм, әлбәттә, хезмәттәшләренең хөрмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев