Рәзилә Әмирханова – Чүпрәле районы Зур Чынлы урта мәктәбенең югары категорияле мөгаллимәсе
Хөрмәтле мөгаллимәнең 30 елдан артык хезмәт стажы исәпләнә.
Рәзилә ханым тырыш, уңган авыл хезмәтчәннәре Суфия апа һәм Иршат абыйның сигез балалы гаиләсендә алтынчылары булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозда эшли, аннан Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә.
Бүгенге көндә ул Зур Чынлы урта мәктәбендә балаларга тарих-җәмгыять фәне буенча укучыларга белем бирә. Хөрмәтле мөгаллимәнең 30 елдан артык хезмәт стажы исәпләнә.
Рәзилә Иршат кызы укучыларга белем бирү өлкәсендә эшне иҗади алып барырга тырыша, төрле алымнар куллана. Шуңа да укучылар аның предметын яратып, теләп үзләштерәләр. Моның ачык мисалы булып, балаларның ел саен олимпиадаларда актив катнашулары һәм призлы урыннарга лаек булулары тора. 2024-2025 уку елында укучысы Ильнара Хәлимова җәмгыять фәне буенча Бөтенроссия олимпиаданың төбәкара этап җиңүчесе була.
Тарих һәм җәмгыять фәне буенча бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшыруда да мактаулы мәктәп. Укучылар мәктәптә җәмгыять фәне буенча алган белемнәрен кулланып, юридик югары уку йортларына керәләр, әлеге өлкәдә хезмәт юлларын дәвам итәләр.
Рәзилә Иршат кызы тормыш иптәше белән ике балага гомер бирәләр. Улы Булат һәм кызы Алсинә дә әниләре үрнәгендә киләчәкләрен укытучы һөнәре белән бәйлиләр.
Фидакарь хезмәте өчен талантлы педагог ТР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарына, район мәгариф бүлегенең дипломнарына һәм Рәхмәт хатларына да лаек була. “Татарстан Республикасының мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемне йөртү дә Рәзилә Иршат кызының эшенә югары бәя бирелүен дәлилли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев