Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Раниф Бикчуров - илебезне данлаучы заман герое

Разведчик Раниф

Якташыбыз Раниф белән кыска вакытлы ялга кайткан чорында, очрашып сөйләштек.

Раниф Мәркизә Карип кызы һәм Рәфикъ Ади улы Бикчуровлар гаиләсендә, икенче бала булып дөньяга килгән. Авылдагы мәктәптә 9 ел белем алганнан соң, укуын Казан шәһәрендәге елга техникумында дәвам итә егет. Белгечлеге буенча, ике ел теплоходта эшли. Һөнәрен ярата. Әмма,  балачактагы хыялы тынгылык бирми.

Мәктәптә укыганда ук танышларының, укытучыларның “Кем булырга телисең” дигән соравына “Хәрби булачакмын!” дип җавап биргән ул.  Техникумда белем алганда исә әлеге хыялы тагын да ачыкланып, “спецназчы, яисә разведчик булам”, дигәнгә әйләнә.

Язмыш та аны шул һөнәргә китерә -  контракт төзи райондашыбыз.  Хәрби хезмәт дәверендә аңа бик күп тапкырлар төрле төрдәге бурычларны үтәргә туры килә. Командование тарафыннан рәхмәтләргә дә лаек була.

Контракт срогы тәмамланганнан соң ул аны озайтачагыннан һич шикләнми. Әмма, бу вакытта өлешчә мобилизация башлана. Раниф, беренчеләрдән булып, махсус хәрби операциягә барырга теләк белдерә. Ул инде бик күп шәһәрләрдә һәм өлкәләрдә штурмда да, сугышчан разведкада да катнашырга өлгергән. Башкарган вазифасы да җитди аның - разведка төркеме командиры.

- Нинди генә шартларда да  алдыбызга куелган бурычны намус белән үтәргә тырышабыз. Илдә булган соңгы вакыйгалар, тышкы сәясәт бик күп нәрсәгә өйрәтте.  Иң мөһиме, дөрес юлда булуыбызны аңлыйбыз, җиңүнең дә безнең якта булачагына ышанабыз,-ди Раниф.

Хатын-кыз, ана күңеленнән чыккан сорауны бирәм - "Анда куркынычтыр инде барыбер...”

- Курыксаң бөтен җирдә куркыныч. Әмма кемдер ул тойгыны баса ала, ә кемдер... Әлбәттә, һәр операция - риск, әмма ансыз булмый. Заданиене үтәгәндә үлем турында уйламыйсың. Бары бер уй - мин моны булдырырга тиеш, җиңү безнең якта булырга тиеш!,-ди ул.

Быелның февралендә Ранифны Изге Георгий орденының аерымлык билгесе – IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләгәннәр.  “Батырлык” ордены, “Батырлык өчен” медале кавалеры да ул. Әлеге өч бүләк тә аңа махсус операция барган территориядә үк тапшырылган. Героем, шулай ук, “За бовые отличия”, “За воинскую доблесть”, “За ратную доблесть” медальләре иясе дә.

Якташыбызның кыска вакытлы ялы да шушы көннәрдә тәмамланачак һәм ул яңадан иптәшләре янына юлга кузгалачак. Исән-имин булыгыз, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев