Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Нурзидә Рөстәм кызы Сөләйманова - алдынгы сыер савучы

Барис Гафуров Нурзидәне товарлыклы-сөтчелек фермасына эшкә чакыра.

Нурзидә Рөстәм кызы Сөләйманова — Түбән Каракитә авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлауга ук Кече Чынлы авылы егете белән таныша ул һәм яшьләр гаилә коралар.

Кече Чынлы авылында, төп нигездә яши башлыйлар. Бер-бер артлы ике уллары: Данис һәм Дәниф дөньяга килә. Инде тормышлар җайланып килгәндә дөньяның бер чите кителә — гаилә таркала. Нурзидә авылда башка бер йорт сатып ала һәм улы белән шул өйгә күченә.

Әлбәттә, яшь хатынга яңа нигездә тормыш башлау җиңел бирелми. Шулай да барлык авырлыкларга түзәргә тырыша. Нинди эш бар — барысына да алына. Башлап дуңгызлар фермасында хезмәт куя. Ул ябылгач, ялгыз яшәүче өлкәннәрне карый. Госстрах агенты, мәдәният йортында, колхозда эшләп ала. Бер елны, хәтта, беръюлы өч эштә хезмәт куя. Бәхетенә, «Цильна» җәмгыяте рәисе

Барис Гафуров Нурзидәне товарлыклы-сөтчелек фермасына эшкә чакыра. Аңа таналар группасын алырга тәкъдим итә. Нурзидә риза була. Һәм менә әлеге эшне ул 10 елдан артык башкара. Шушы еллар эчендә 5 группадагы таналарны бозаулатып, савылуга күндереп, башка сыер савучыларга тапшырган ул. 

— Таналарны савылырга өйрәтү җиңел түгел. Яшь терлекнең үз холкы. Кайсысы беренче көннән үк күндәм булып, саудыра, кайсысы якын китерми. Алар минем музыка тыңлыйлар. Иртән, яннарына керүгә үк, телефон аша музыка куям. Ышанасызмы, тынычланалар, күндәмгә әйләнәләр! Җәйләүгә чыккач музыканы көчәйткеч аша куям,-ди Нурзидә. 

Болай эшләү малларның продукция бирүен дә арттыра икән. 

Сыер савучы хезмәте таңнан торып башкарыла торган хезмәт. Нурзидә дә фермага бару өчен өеннән сәгать 4 тулганда ук чыга. Иртәнге савым башланганчы малларның асларын чистарта, аларны савымга әзерли. 

— Фермада бөтен эш автоматлаштырылган. Элек еллардагы кебек чиләк яисә бидон тотып сөт ташымыйбыз. Азыкны да «Делаваль» тарата. Хезмәт хакыбыз бик яхшы, үз вакытында бирелә. Җитәкчебез Барис абыйга рәхмәттән башка сүзебез юк,-ди алдынгы сыер савучы.

Бүгенге көндә Нурзидәнең улы Дәниф махсус хәрби операциядә катнаша. Район Сабантуе вакытында һәм үткән елның декабрь аенда Дәниф кыска вакытлы ялга кайтып киткән булган. Әлбәттә, әни буларак, Нурзидә улы өчен бик борчыла.

— Улым, шулай ук, башка егетләребез дә сау-исән, җиңү яулап тизрәк кайтсыннар иде. Ил-көндә тынычлык урнашсын!-ди әни кеше. 

Нурзидәгә төрле елларда ирешкән уңышлары өчен Мактау Грамоталары, акчалата премияләр биргәннәр, бүләкләргә дә күп тапкырлар ия булган ул. Агымдагы елда үткән алдынгылар слетының да дәрәҗәле кунагы иде Нурзидә Сөләйманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев