Мунчәли авылында яшәүче Тәскирә Идиятуллинаны юбилее белән котладылар
Гомерлеккә сайлаган эше
Бер караганда, телевидение, интернет тормышыбызга торган саен ныграк үтеп кереп, китап укуга аз вакыт калдырган кебек тоелса да, китап белем чишмәсе, акыл бирүче, зирәклеккә, яхшылыкка өйрәтүче булып кала. Шуңа күрә китапханәче шушы байлык чыганагында торучы, аның кыйммәтен һәр кешегә җиткерүче.
Мунчәли авылында гомер кичерүче Тәскирә Әмирҗан кызы Идиятуллина үзен шушы һөнәргә багышлаган кеше.
Тәскирә апа 1960 елда Әмирҗан ага һәм Фәһимә апаның биш балалы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Мунчәли мәктәбендә – 8, Матак урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлаган кыз башлап Ульяновск шәһәренә юл ала, анда автозапчастьләр заводында бер еллап эшли.
Аннан авылдашы Фәрдәт белән гаилә коралар һәм туган авылларында төпләнеп калалар. Тәскирә апага авыл китапханәсендә эш тәкъдим итәләр.
Тормыш иптәше белән тигез тормышта алар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга ныклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.
Аннан соң инде күп еллар үткән. Дүрт дистәдән артык ел дәвамында Тәскирә ханым китапханәдә авыл халкына хезмәт күрсәтә. Үз эшен яратып, күңел биреп башкара. Шуңа күрә авылдашлары арасында да, китап укучылар арасында да абруе зур аның. Ачык йөзле, сабыр һәм игътибарлы Тәскирә Әмирҗан кызы килгән һәр кешегә үзенең киңәшләрен бирә, кемнең нинди әдәбият яратканын ул яхшы белә һәм шуңа күрә китап сайларга үзе дә булыша.
Әлбәттә, аның эше китаплар бирү белән генә чикләнми. Ул күп еллардан бирле авылда оештырылган һәр чарада актив катнашып килә, алай гына да түгел, төрле чараларны оештыруда да актив кешеләрнең берсе. Авылда 2008 елдан бирле үткәрелеп килүче “Мунчәли укуларын” оештыруда да Тәскирә апаның өлеше әйтеп бетергесез. Мунчәли авылы турында язылган китапларга мәгълүмат, музейга экспонатлар туплауда һәм тарихны барлауда да Тәскирә апа актив катнашкан кешеләрнең берсе булган.
Мунчәли авылы ветераннары советы җитәкчесе дә әле Тәскирә Әмирҗан кызы. Авылдашларын беренчеләрдән булып туган көннәре, бәйрәмнәр белән тәбрикләүче дә ул. Гомумән, авылдагы бер генә чарадан да читтә калмый Тәскирә ханым. 2014 елда Казан шәһәрендә узган «Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча» бәйгесендә катнашып, Дипломга лаек була.
Ул, шулай ук, китапханәдә үткәрелә торган барлык чараларда, семинарларда актив катнаша, күргәзмәләр, төрле әдәби күзәтүләр оештыра.
Инде күп еллар бер урында эшләүгә карамастан, Тәскирә Әмирҗан кызы гомергә сайлаган эшен әле дә теләп, яратып башкара.
Тәскирә Әмирҗан кызының намуслы хезмәте мәдәният министрлыгыннан бирелгән күпсанлы Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары, төрле Дипломнар белән бәяләнә.
Бүгенге көндә Тәскирә апаның 10 оныгы бар. Олы юбилее көнендә дә әниләрен һәм әбиләрен котларга аның балалары, оныклары кайткан иде.
Бу көнне хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов, "Татарстан Республикасы муниципаль районының җирлекара катапханәсе” учреждениесе директоры Гөлфия Яфизова, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Хисаметдинов котлады.
Кунаклар юбилярга район ветераннар советы, район җирлекара китапханәсе исеменнән котлау открыткалары, Рәхмәт хатлары һәм Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Зяббаровтан Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр, шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад бүлеге буенча урынбасары Ильмир Измайловтан бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев