Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Иван Немасев турында әнисе: «Ул сабыр, аралашучан, ярдәмчел иде»

Батырларча һәлак булган һәм үлеменнән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән Иван Немасевка бары 24 яшь иде

«Бар да яхшы булыр, мин кайтам», — дип юлга кузгалган Иванның һәлак булуына бер ел вакыт үтеп киткән.


Иван Немасев Хорновар-Шигали авылында дөньяга килә. Гаиләдә ул бишенче бала була. Авылдагы урта мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлый һәм укуын район үзәгендәге "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы«нда дәвам итә. 2017 елда техникумны тәмамлап, армия хезмәтенә китә. Бер ел хәрби хезмәтен үтәгәч, үзе теләп контракт буенча хәрби хезмәткә кала. Контракт буенча каласы килүен әти-әниләренә дә, туганнарына да хәбәр итә ул, алар да каршы килмиләр.

Иванның әнисе Галина ханым үзе дә күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Гаилә коргач, тормыш иптәше Юрий белән авылда төпләнеп калалар алар. Галина Филимоновна гомере буе колхозда хезмәт куя, дуңгызлар да карый ул, сыер савучы хезмәтен дә башкара.

— Үзем дә күп балалы гаиләдә үскәнлектән, бер-берсенә иптәш, туган булсыннар дип, биш балага гомер бүләк иттем. Балаларымның һәркайсы яшьтән үк кул арасына кереп, мөстәкыйль булып үстеләр. Ә Иван иң кечкенәсе иде, апалары да, абыйсы да бик яраттылар аны, һәрвакыт иркәләп кенә тордылар. Иван үзе дә олы туганнарын, аларның балаларын бик ярата иде, шалтыраткан вакытларында да алар турында сорамый калмый иде,-дип хатирәләре белән уртаклаша Галина ханым.

Иванның әнисе сөйләвенчә, ул бик чисталыкны, пөхтәлекне яраткан, сабыр булган, мәктәптә аны бары тик уңай яктан гына телгә алганнар, һәр кеше белән елмаеп-көлеп кенә сөйләшкән.
Иванның апасы әйтүенчә, ул башлап контракт буенча Мәскәү астындагы частьләрнең берсендә хезмәт итә. Контракт төзүнең өченче елында исә Украинада махсус хәрби операция башлана. Иван да, дусты Алексей белән бергә, 2022 елда, махсус хәрби операциягә җибәрүләрен сорап, яңа контракт төзиләр һәм Нижний Новгородтагы частьларның берсенә күчерәләр. 

2022 елның 30 декабре Иванның әти-әнисе һәм туганнары өчен мәңгегә хәтерләренә уелып калган. Ул көнне Иван Кыш бабай бүләге кебек, кыска вакытлы ялга кайта. Һәркемгә яңа ел күчтәнәчләре өләшә. Барлык туганнар бергә җыелышып, төне буе сөйләшеп утыралар. 31 декабрь көнне исә Иван дуслары белән дә күрешә.

— Ул бик кыска вакытлы ялга кайткан иде. Шул кыска гына вакыт эчендә дә барлык туганнар янына барып, алар белән күрешеп чыкты. Элеккеге, елмаеп-көлеп кенә торган Иваныбыз түгел иде инде ул. Олыгаеп киткән, чын ир-егеткә әйләнгән иде бу кайтуында. Беребез дә бу соңгы күрешүебездер дип уйламадык,-ди Иванның апасы.

2нче январь көнне исә Иван кире махсус хәрби операция барган зонага юл тота. Туганнары сөйләвенчә, юлы уңышлы булмый: әле бер каршылык килеп туа, әле самолетлары тоткарлана, автобуслары җимерелә... Тиешле җиргә алар 10 январьда гына барып җитәләр. Шул көнне аларны задание белән алгы сызыкка кертәләр. Ә 15 январьда Иван һәлак була.

Иван апасына шалтырата һәм алгы сызыкка керәчәкләрен хәбәр итә, аннан соң туганнары анардан хәбәр көтсәләр дә, шалтыратулар булмый.

— Махсус хәрби операция зонасында вакытта да еш шалтырата иде, әмма беркайчан зарланмады, «минем белән бар да яхшы, борчылып тормагыз» — бөтен сүзе шул иде,-ди апасы Марина. 

Соңыннан аның һәрвакыт янәшәсендә булган дусты Алексей ялга кайткач, Немасевлар гаиләсенә килә һәм Иванның соңгы минутлары турында сөйли. 15 январь көнне бәрелеш вакытында Иван яралана. Аны дусты Алексей яраланган һәм аңын югалткан килеш окоптан табып ала һәм сөйрәп госпитальгә алып китә. Госпитальгә барып җитүен-җитәләр, әмма Иванга беренче ярдәм күрсәтә башлаганчы ук ул дусты кулында вафат була. Снаряд кыйпылчыклары Иванның йөрәгеннән ерак түгел урынга эләккән була. Герой аңына да килмичә үлә.

Гаиләгә кайгылы хәбәр килеп ирешә.

Иванның апасы Марина әйтүенчә, алар ышанмыйлар, бәлки үлмәгәндер әле, бәлки ялгыш бутап әйткәннәрдер, бәлки аңына килгәндер, дип уйлыйлар. Ни кызганыч, ачы хәбәр дөрес булып чыга. Соңрак район хакимиятеннән, хәрби комиссариаттан Иванның батырларча һәлак булуы турында килеп әйтәләр. Иванны 24 январьда туган авылына алып кайтып җиткерәләр һәм 25 январьда җирлөделәр. Әтиләре Юрий абый исә кайгыны күтәрә алмый, инсульт була. Авырудан тернәкләнеп кенә килә әле. 

— Абыемның үлеменә күңел әле дә ышанып бетми. Күземне йомам да ул килеп баса. Без аның белән барлык серләребезне уртаклаша идек, миңа аерым шалтырата иде, хәтта. Абыем минем йөрәгем түрендә, иң тирән җирендә мәңгегә калачак,-ди Иванның апасының кызы Вика.

Тормыш бу гаиләне тагын бер кат сыный әле. Иванны җирләп ярты ел вакыт узу белән үк, сеңелләре Ирина да инсульттан вафат була. Аның өч баласы ятим кала. Әмма шәфкатьле апалары кечкенә балаларны язмыш сынавына ташламыйча, үзләренә яшәргә алып кайталар.

— Улымны соңгы юлга озатканда да, «Сине саклый алмадым, улым», дип күңелемнән хушлаштым. Безнең киләчәктә терәгебез буласы улыбыз иде бит ул, терәгебезне югалттык,-ди Иванның әнисе Галина Немасева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев