Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кристина Максимова: «Зур, тату гаиләле булу бөтен авырлыкларны юкка чыгара»

Ана булу — зур бәхет

Алешкин-Саплык авылында яшәүче Кристина һәм Александр Максимовлар — күркәм, кыйммәтле гаилә үрнәкләрен балаларында тәрбияләп яшәүче әти-әниләрнең берсе. Кристина Витальевна алты балага гомер бүләк иткән олы йөрәкле Ана.

— Олы кызыбыз Ксения 11 сыйныфта, икенче кызыбыз Анастасия Ульяновск шәһәрендәге медицина көллиятендә укый, Анна — 8 сыйныфта, ә Матвей 6 сыйныфта белем ала, игезәк улларыбыз Артем һәм Арсенийга — 5 яшь, алар әлегә «Теремок» балалар бакчасына йөриләр,- дип таныштырды безне үз сабыйлары белән әни кеше.

Кристина Витальевнаның иң зур байлыгы — балалары. Ул аларга ягымлы, яраткан, бар яктан да үрнәк әни була белә, аларны бар назын, йөрәк җылысын биреп тәрбияли. Балалар үзара дус, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итешеп яшиләр. 

— Мин күп балалы әни булуыма бик шатмын, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Кристина. -Күп балалы әнинең вакыты ничек үткәнен һәрберегез күз алдына китерәдер инде... Иртән балаларны ашатып, мәктәпкә озату, кер юу, ашарга пешерү, өй җыештыру, йорт тирәсендәге бетмәс-төкәнмәс эшләр... 

Кристина Витальевна исә Алешкин-Саплык урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы да әле.

Ул Хорновар-Шигали авылы кызы, 2018 елда Ульяновск дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. 

Педагогик эшчәнлеген Хорновар-Шигали урта мәктәбендә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып башлаган. Язмыш аны Алешкин-Саплык авылы егете Александр белән очраштыра. Ярты еллап аралашкач, бер-берсен якыннан белгәч, Александр Кристинага үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. — Беренче күрүдән үк гашыйк булдым мин Кристинага һәм анардан башка яши алмаячагымны аңладым, — ди яшьлек елларын искә алып Александр. Бәхетле гаилә менә инде 19 ел бер-берсен ярты сүздән, бер караштан аңлашып гомер итә. 

— Мин юлымда Александрны очратуым белән дә бәхетле. Безнең гаиләнең терәге, әйткән сүзен һәрвакыт үтәүче, бала җанлы кеше ул,-ди тормыш иптәше турында Кристина.

Күп балалы әни булу белән беррәттән «Кристина Витальевна сизгер, үз эшенә тугры кала белгән мөгаллимә дә. Укытучы буларак ул балада эчкерсез кызыксыну, киң караш, гаделлек, таләпчәнлек кебек сыйфатларны тәрбияләргә тырыша. Үзе дә даими яңалыкка омтыла, укыту һәм тәрбияләүнең психологик-педагогик нигезләре белемнәрен оста куллана, балаларга индивидуаль якын килә белә, сыйныфтан тыш эшне нәтиҗәле оештыра һәм үз гамәлләрен ата-аналар белән берләштереп эшли», дип бәяләделәр аның хезмәтен район мәгариф бүлегендә . 2020 елда аңа беренче квалификация категориясе бирелгән.

«Ел укытучысы — 2018» Бөтенроссия бәйгесенең «Педагогик дебют» номинациясендә район этабы призеры, 2021 елда «Кешене тәрбияләү» тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесенең муниципаль этабы призеры, 2021 елда «Хатын-кыз милли илһам чыганагы» район бәйгесе җиңүчесе, «Ел укытучысы — 2022» бәйгесенең муниципаль этабы призеры, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча» республика бәйгесендә «Хатын-кыз — Ана» номинациясе җиңүчесе дә ул. Бәйгеләрдә актив катнашканы өчен күп санлы Рәхмәт хатлары, район башлыгының, мәгариф бүлегенең, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Районыбызда шундый зур гаиләләрнең булуы куандыра. Соклануга, үрнәк итүгә чын-чынлап лаек алар, Максимовлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев