Иске Шәйморза авылыннан Мәсхүдә Халикова гомере буе колхозда хезмәт куя
Мәсхүдә Лотфулла кызы Халикова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле ветеранның искә алуынча, ул колхозда 4 нче сыйныфны тәмамлагач ук эшли башлый. Олылар белән берлектә көннәр буе колхоз кырында хезмәт куя. Ул чакта барлык балалар һәм яшүсмерләр чөгендер утауда, урак уруда, печән җыюда эшлиләр, башак һәм дару үләннәре җыялар, көтү көтәләр.
Гомере туган авылында, 22нче партсъезд исемендәге колхозда хезмәт куеп үтә аның. Төрле елларда фермада эшли, бозаулар карый, сыерлар сава, бригадада төрле эшләр башкара. Үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә, кушылган эшкә намуслы карый, социаль ярышларда катнаша, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Мәсхүдә апа әнисен карап, тәрбияләп соңгы юлга озата.
— Уңган идем, кияүгә чыгарга сорап килүчеләр дә булды, әнине калдырып китә алмадым, -ди Мәсхүдә апа.
Мәрхәмәтле ханым сеңелесенең кызы Эльмираны үз баласыдай тәрбияли, олы тормышка әзерли. Эльмира аны Мәскәүгә, үзләрендә яшәргә чакыра. Мәсхүдә апа анда барып күпмедер вакыт торса да, туган авылын сагынуга түзә алмый, кире кайта.
Бүгенге көндә Мәсхүдә апаның көнкүрешендә туганы Миләүшә Козырева ярдәм итә. Ветеран аңа бик рәхмәтле. Һәм күршеләренә, бигрәк тә Фирдәүсәгә дә рәхмәтле авыл өлкәне.
— Өем җылы, элек еллардагы кебек мич ягарга кирәкми. Күптән түгел генә суны да өйгә кертеп бирделәр, коега йөремим — яшә дә яшә рәхәтләнеп,-дип шатлана Мәсхүдә апа.
Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова котладылар. Кунаклар хөрмәтле ветеранга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев