Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылында яшәүче Харис Шаһи улы Халитовка 90 яшь тулды

Харис абый туксан яшендә дә үзенең үрнәге белән барысын да рухландыра.

Иске Шәйморза авылында яшәүче Харис Шаһи улы Халитовка 90 яшь тулды. Матур традиция буенча, Иске Шәйморза авылының озын гомерле кешесен әлеге истәлекле вакыйга белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова котладылар. 

Рөстәм Искәндәр улы юбилярга җәмгыять файдасына күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аның район, туган авыл үсешенә керткән зур өлешен ассызыклады. 

Харис Шаһи улы Иске Шәйморза авылы егете. Аның бөтен гомере туган авылында уза. Гаиләдә алар дүрт бала үсә, Харис абый исә өченче бала булып дөньяга аваз салган. 6 нчы сыйныфны тәмамлагач, үз авылындагы МТСка бара. Ул вакытта әле Иске Шәйморза авылы Буденый районының үзәге булган. МТСта ул токарьлыкка өйрәнә. Биредә укыган һәм эшләгән елларында ул кичке мәктәптә 8 сыйныфны да тәмамлаган. Соңыннан армиядә, Германия җирендә өч ел хәрби хезмәт үтә.

Армиядән соң туган авылына кайта. МТСта электр-газ белән эретеп ябыштыручы, токарь булып хезмәт куя. 1967 елдан башлап район кулланучылар җәмгыятендә шофер-экспедитор булып эшли башлый. Машина белән район авылларына азык-төлек ташый. Харис абый хезмәт ветераны исеменә лаек була, күпьеллык хезмәте өчен Грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 

Тормыш иптәше Радия апа белән өч бала үстерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше инде исән түгел. Харис абый бүген улы Наил һәм килене Гүзәл белән яши. Улы Наил авылда мулла вазифасын башкара, килене Гүзәл исә авылдагы участок хастаханәсендә хезмәт куя. Харис абыйның 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Оныгы Алмаз махсус хәрби операциядә катнаша, хәзерге вакытта яраланганнан соң, өйдә тернәкләнү үтә. Балалары һәм оныклары өчен Харис абый хөрмәтле әти һәм бабай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев