Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылында яшәүче Сабрия Галиулла кызы Әхтәмова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Терекөмештәй хәрәркәтчән

Истәлекле көне уңаеннан хөрмәтле ветеран район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитовадан котлаулар кабул итте. Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы исеменнән бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Сабрия Галиулла кызы Иске Шәйморза авылында туып-үскән. Гомерем буе колхозда эшләгән. Юбиляр үзе сөйләвенчә, ул звено җитәкчесе (звеновод) булып эшләгән, чөгендер һәм яшелчәләр үстергән.

- Минем звеномда авылның өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлары тупланган иде. Коллективыбыз бик дус булды, һәр ай саен барыбызга да хезмәт хакы белән бергә премия түләделәр, мин үзем белән бергә эшләгән һәркемгә рәхмәтлемен. Иртәдән алып кичке караңгылыкка кадәр намус белән эшләдек, вакыты шундый иде бит, яхшы эшебез өчен миңа хәтта Казаннан премия дә язып биргәннәр иде. Ул вакытта мин кияүгә чыгарга җыенып йөри идем. Казаннан килгән премия акчасы миңа бик тә ярап куйды,-дип хатирәләре белән уртаклашты Сабрия апа.

Тормыш иптәше Әмирша абый белән алар 5 бала тапканнар, кызганычка каршы, бер балалары вафат була. Бүген инде Әмирша абый да юк. Әмирша абый да, Сабрия апа кебек, гомере буе колхозда эшләгән, тегермәнче булган.

Сабрия Галиулла кызының бүген 7 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Сабрия апаның барлык балалары һәм оныклары әниләрен һәм әбиләрен юбилее белән котларга килгәннәр һәм кайтканнар иде.

Бүгенге көндә хезмәт ветераны улы Рамил белән бергә үз йортында гомер кичерә. Сабрия апаның бүген дә  хәтере бик яхшы әле, ул элек еллардагы барлык вакыйгаларны да хәтерли, шат күңелле, ачык, өлкән яшьтә булуына да карамастан, актив һәм кунакларга бик шат иде, котлаулары өчен барысына да рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев