Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылында яшәүче Кадрия Алиәкбәрова 90 яшьлеген билгеләде

Йөзгә җит — йөзем аша!

Яхъя абый гаиләсендә 8 бала: өч малай һәм 5 кыз үсә. Бертуганнары арасында — кечкенәсе. Юбиляр сөйләвенчә, өч абыйсы Бөек Ватан сугышына китә һәм һәлак була. Яхъя абый колхоз рәисе була. 

-Әти дә, әни дә көн-төн эшләделәр. Әти өйгә 2-3 сәгатькә, йокларга гына кайта иде, — дип сөйли Кадрия апа. Аның үзенә дә яшътән үк Буденный районының мәдәният бүлегендә эшләргә туры килә, ә Буденный районы беткәч, Иске Чүпрәле район үзәгендәге балалар бакчасында, аннары нарсудта эш башкаручы булып хезмәт куя ул. 

Тормыш иптәше Тимерша абый белән өч бала: ике кыз һәм бер малай үстерәләр, аларга яхшы тәрбия бирергә, белем алырга һәм бу тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Тимерша абый пенсиягә чыкканчы «Сельхозтехника» да шофер булып эшләгән, туган колхозында да хезмәт куйган. 

Моннан ике ел элек 56 ел бергә гомер иткән ирен югалткан Кадрия ханым. Шул сәбәпле үз нигезендә ялгызы гомер кичерергә калган. Дөрес, туганнан туган энесе Зөфәр аңа һәрдаим ярдәм итә, балалары да еш кайта. 
Бүгенге көндә Кадрия апаның 3 оныгы да бар 

Унынчы дистәне ваклый башлавына карамастан, әбиебез бик хәрәкәтле, тәрәзә төбендә төрле яшелчәләр үстерә.

Ындырында, бәрәңгесен чәчә, теплицасы, тавыклары бар. 

— Безнең авылда һава чиста, шифалы, шуңа күрә озын гомерле булдым,-дип шаяртып та алды Кадрия апа. Һәм үзен котларга килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановка һәм Иске Шәйморза авылы башлыгы Илһамия Мохитовага олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев