Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Чүпрәледән Шәүкәт Иниятулла улы Алимов гомерен мал табибына багышлаган

Хөрмәтле хезмәт ветеранының дүрт баласы һәм алты оныгы бар.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шәүкәт Иниятулла улы Алимов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хезмәт ветераны хезмәттәшләренә юбилее белән котлаулары өчен бик шат һәм рәхмәтле иде.

Олы юбилее көнне хөрмәтле ветеран «Чүпрәле районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ начальнигы-баш табибы Рәсим Низамовтан һәм коллективтан җылы котлау сүзләре кабул итте.

Рәсим Низамов шәхсән үз исеменнән һәм бөтен коллектив исеменнән хезмәт ветеранын юбилее белән котлады һәм аңа Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды.

Шәүкәт Иниятулла улы 1940 елның 15 июлендә Зур Чынлы авылында туа. Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Дипломлы яшь белгечне Чувашия АССРның өлкән ветеринария табиб-терапевты булып эшкә билгелиләр. Армиядән соң, 1977 елда Иске Шәйморза авылындагы XXII партсъезд исемендәге колхозга эшкә килә ул һәм аны биредә баш ветеринария табибы итеп билгелиләр.

Ульяновск өлкәсендәге Цильна районының «Победа» колхозында баш ветеринария табибы хезмәтен дә башкарырга туры килә аңа. 1984 елда исә Чүпрәле районы җитештерү идарәсенә баш ветеринария табибы итеп күчерелә, аннары район ветеринария станциясенең өлкән ветеринария табибы-эпизотологы итеп билгеләнә. 

Шәүкәт Иниятулла улы тырыш, намуслы хезмәте өчен Чувашия АССРның Батыр районы ветеринария берләшмәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 1967 елда түләмә авыруын бетерүдәге хезмәте өчен Чувашия АССРның авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатына лаек була. 965 елда «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел» юбилей медале белән бүләкләнә. 1970 елда «В. И. Ленинның тууына 100 ел» юбилей медале тапшырыла. Шәүкәт Иниятулла улы хезмәт ветераны исеменә дә лаек була.

Хөрмәтле хезмәт ветеранының дүрт баласы һәм алты оныгы бар. Олы юбилее көнне аның балалары да әтиләрен һәм бабаларын тәбрикләргә кайтканнар һәм килгәннәр иде.

Шәүкәт Иниятулла улы кунакларның-хезмәттәшләренең килүенә дә бик шат иде һәм аларга котлаулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев