Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылыннан Кәшафетдин Шәрәфетдинов 17 яшендә Донбасс шахтасына эшкә китә

Өлкән буын кешеләренең һәркайсының язмышы тарихны үз эченә ала

Авыр сынауларга карамастан, аларның иң ныклары, тормышка гашыйклары безнең көннәргә кадәр яшәп, бүгенге җитеш тормышны күрү бәхетенә ирешә.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Кәшафетдин Шәрәфетдинов та — шундый өлкәннәрнең берсе. Ул үзенең 95 яшьлеген билгеләде.

Юбилярның балачагы һәм үсмер чоры сугыш һәм сугыштан соңгы елларда уза. Кәшафетдин абый 10 яшендә әнисез кала. Сугыш вакытында колхозда эшли. Фермада төрле эшләр башкарырга, җәйләрен көтүче булырга, чәчү эшләрендә дә катнашырга туры килә аңа бу дәвердә.

17 яшендә әтисез калгач Донбасска китә. Анда шахтада эшли башлый. Батуми шәһәрендә армия хезмәтен үтә.

1957 елда Кәшафетдин Мөхетдин улы гаилә кора. Тормыш иптәше Солтания Миңнегали кызы белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Солтания апа 2010 елда вафат була. 

Бүгенге көндә Кәшафетдин ага улы Рәфис белән яши. 7 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.

Юбилей көнендә әтиләрен һәм бабаларын котларга балалары, оныклары килде. 

Хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов та тәбрик итте. Кунаклар аңа РФ Президенты В. В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев