Иске Чүпрәле авылында яшәүче Фәсәхатбану Хамзинага 95 яшь тулды
Хөрмәтле кибетче ханым
Фәсәхатбану Шәйхелислам кызы Шланга авылында дөньяга килә. Гаиләдә 11 бала үсәләр алар, Фәсәхәтбану сигезенчесе була. Бөек Ватан сугышы башланганда 11 яше тулган Фәсәхәтбануга, олылар белән бергә, колхоз кырларында эшләргә туры килә.
—Яшьтәшләремә караганда озынрак һәм көчлерәк булгангамы, кулыма чалгы тоттырдылар, чабарга өйрәттеләр... Заманасы шундый иде бит — балалар да олылар белән беррәттән эшләделәр. Мин чабарга тиз өйрәндем. Ә көн азагында яхшы эшләгән өчен бер стакан он бирәләр иде. Аны алдан әзерләп куйган яулыгыма салып, өйгә алып кайта идем. Әни ул оннан безгә ашарга әзерли иде, — дип искә ала Фәсәхәтбану апа ерак сугыш елларын.
Әтисе Шәйхелислам абый урманчы булса, әнисе Хәдичә апа колхозда эшләгән. 8, 9,10 сыйныфларны Фәсәхатбану Иске Чүпрәле мәктәбендә тәмамлый. Аннары Казандагы сәүдә техникумында укып, район үзәгенә кайта һәм район кулланучылар җәмгыятендә эшли башлый. Башта склад мөдире, аннары сельпо кибетендә сатучы...
Бу елларда Аделҗан абый белән гаилә коралар, бер-бер артлы биш бала: Фәрит, Рәйдә, Рәзидә, Алсу һәм Светлана туа. Фәсәхәтбану апа лаеклы ялга чыкканчы һәм аннан соң да әле сельпо кибетендә сата. Гомер барышында тормыш иптәше белән яңа йорт өлгертәләр. Бүгенге көндә ветеран шушы йортта яши. -Әтиебез яңа йортта бер ел гына яши алды, кан басымының югары булуыннан интекте, йөрәге түзмәде шуңа, — диләр балалары.
Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу истәлекле дата хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин юбилей медален гамәлгә куйган иде. Күптән түгел шундый медаль Фәсәхәтбану апага да тапшырылды. Юбилей көнендә дә хөрмәтле ветеран район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамовтан җылы котлау сүзләре кабул итте.
Юбилярның бүгенге көндә 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев