Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Яшәү рәвеше белән үрнәк

Әнвәр Җалалтдинов Кече Чынлы авылында Кыям абый һәм Кәшифа апаның биш балалы гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгән.

Кече Чынлы урта мәктәбен тәмамлап, бер ел колхозда калып эшли дә, Казан дәүләт педагогия институтының табигый география факультетына укырга керә. География-биология укытучысы буларак, 1986 елда Матак урта мәктәбенә эшкә кайта.

Белемле, энергияле яшь белгечкә башлап тәрбия эшләре буенча, аннан уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да йөклиләр. Аннан Задур сигезъеллык мәктәбенә күчерәләр һәм мәктәп директоры вазифасын да йөклиләр. 

2002 елда мәктәп башлангыч иттереп кенә калдырылгач та әле башлангыч мәктәпне җитәкли ул. 
2007 елда исә Әнвәр Кыям улын Алешкин-Саплык урта мәктәбенә эшкә чакыралар. 2009 елда мәктәп директоры итеп билгеләнә, бу вазифаны ул 2013 елның августына кадәр башкара.

Әлеге чорда Әнвәр Кыям улы җитәкчелегендә мәктәпкә капиталь ремонт та үткәрелә, җиһазлар яңартыла. 2013 елдан башлап исә хөрмәтле мөгаллим балаларга Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре (ОБЗР, элек елларда ОБЖ) дәресләрен укыта башлый. Укучылары белән район күләмендә үткәрелгән «Аҗаган» уеннарында призлы урыннарны яулый башлыйлар. 2024, 2025 елларда укучысы Всеволод Журавлев ОБЗР буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашып, призлы урын яулый. Әнвәр Кыям улы дәресләрендә алган белемнәрен кулланып, 11нче сыйныфны тәмамлаган Всеволод агымдагы елда укуын Санкт-Петербургтагы хәрби училищеда дәвам итә. Укучылары Алексей Марков, Михаил Борисов, Василий Марков, Алексей Семенов, Станислав Семенов та укуларын хәрби училищеларда, Станислав Елифанов исә гадәттән тыш хәлләр юнәлеше буенча укуларын дәвам итәләр. Әнвәр Кыям улы белем биргән егетләрнең күпчелеге бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебезне саклыйлар.

Хөрмәтле мөгаллимнең намуслы хезмәте төрле елларда ТР Мәгариф министрлыгыннан бирелгән күпсанлы Мактау Грамоталалары, Рәхмәт Хатлары белән бәяләнә. 2023 елда исә аңа «ТРда мәгариф өлкәсендә аерымлык билгесе» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 

Әнвәр Кыям улының тормыш иптәше дә мөгаллимә, башлангыч сыйныфларда белем биргән. Сиринә ханым белән алар ике балага гомер биреп, белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Кызлары Миләүшә район үзәк хастаханәсендә теш табибы, уллары Гомәр район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлегендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев