Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Гомер йомгагын сүтә-сүтә

Иске Шәйморза авылында яшәүче Рәшидә Кадыйр кызы Җәббарова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Хөрмәтле ветеранны олы юбилее уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова да котладылар. 

Рәшидә Кадыйр кызы 1935 елның 31 январенда Иске Шәйморза авылында туа. Алар гаиләдә сигез бала үсәләр. Бүгенге көндә инде бертуганнардан алар энесе белән икәү генә калганнар. 

Сугыш башланганда Рәшидәгә 6 яшь була. Бик күп кыенлыкларны, шул исәптән ачлыкны да, күрергә туры килә кызчыкка. Колхоз басуларында печән тараулар, чүп утау, чөгендер кырларын эшкәртү — бала, яшүсмер кыз башкарган эшләр.

Мәктәптән соң ук типографиядә эшли башлый Рәшидә. Ул вакытта Иске Шәйморза Буденый районының үзәге була. Шуңа да монда типография һәм редакция дә эшләгән. Рәшидә ханым газетаны, бер-бер хәрефләп чүпләп, дөньяга чыгарганнарын да искә төшерде. Биредә ул 5 ел гына эшләп калган — Буденый районы бетерелгән. Соңыннан Иске Шәйморза участок хастаханәсенә санитарка булып урнаша. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. 

—Хастаханәдә 75 койка-урын бар иде. Бик яхшы табиблар һәм шәфкать туташлары эшләде. Авырулар районның төрле авылларыннан килә иде. Һәр 10 көн саен хастаханә авырулар өчен мунча әзерли, аларны шунда алып барып, юындырып, алып кайта идек,- дип хатирәләрен яңартты Рәшидә апа.

1955 елда Рәшидә авылдашы Әнвәргә кияүгә чыга. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, балаларының берсе, улы Вәгыйз, вафат булган, ә Рамиле бик еракта — Израильдә яши. 

Рәшидә апаның бүген 7 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар, ул улы Равил һәм килене Гөлнара тәрбиясендә гомер итә.
Бәйрәменә авыл өлкәненең балалары, оныклары җыелды, алар әниләрен, әбиләрен юбилее белән котладылар, рәхмәтләрен җиткерделәр, сәламәтлек, бәхет теләделәр. Теләкләргә без дә кушылабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев