Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Эшчән гаилә хуҗабикәсе

Рәйнә ханым Иске Чокалы авылында туып-үскән, шунда гомер кичерә. Шушы көннәрдә ул 90 яшьлек олы юбилеен билгеләде.

Гаиләдәге иң өлкән бала буларак ул яшьтән үк әти-әнисенең кул арасына кергән, хуҗалык эшләрендә булышкан, энеләре-сеңелләренә күз-колак булган. 12әүләп үскәннәр алар. 

Рәйнә яшътән үк колхоз эшендә дә катнаша. Һәм гомере буе да шул колхозда хезмәт куя. Аңа дуңгызчылык фермасында да, тавык фермасында да эшләргә туры килә.

Авылдашы Әмирбәк абый белән 61 ел тигез тормыш кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Әмирбәк абый — алдынгы тракторчы, алтын куллы эретеп ябыштыручы да була. 87 яшендә бу дөньядан китә. 

Рәйнә апага үз гомерендә кайгы-хәсрәтне дә кичерергә туры килә. 25 еллар элек улы авырап киткән һәм әни кеше аны тәрбияли. Әмма хәзерге вакытта әни кеше үзе дә, сәламәтлеге какшау сәбәпле, ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа да карамастан хөрмәтле ветеран балалары янына күченергә, үз өен калдырып китәргә теләми. Каршыда гына энесе Дамир яши. Хатыны Фәридә белән алар аңа бик ярдәм итәләр. Рәйнә апаны балалары да ташламый, берсе китсә, берсе кайта, дигәндәй, әниләрен ялгыз калдырмаска тырышалар.

Бүгенге көндә Рәйнә апаның 9 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә дә Рейнә апа янына балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, авылдашлары җыелды. Район хакимиятеннән дә килеп тәбрикләделәр хөрмәтле ветеранны.

Рәйнә апа кунакларга бик шат иде. Озын гомерлелекнең дә серен ачып, «Кешеләргә карата игелекле булырга һәм Аллаһ кушканча яшәргә кирәк», диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев