Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Юлия Никифорова 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте

Ул гомере буе туган колхозында хезмәт итә, озак еллар чөгендер үстерә.

Юлия Александровна хезмәттә дә, гаиләдә дә үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. Тапшырылган һәр эшкә намус белән карый. Бик тырыш, аралашучан, үзенә һәм иптәшләренә таләпчән була. Күп тапкырлар Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Юлия Александровна авылдашы Александр Александрович Никифоров белән гаилә корган. Быел аларның бергә яшәүләренә 70 ел тула. Александр Александрович та, Юлия Александровна кебек үк, гомер буе туган колхозында хезмәт куйган, шофер булып эшләгән.

Тормыш иптәше белән бергә Юлия Александровна 5 балага гомер бирәләр: бер-бер артлы Александр, Владимир, Татьяна, Олег һәм Сергей дөньяга килә. Аларның дүрт уллары да армиядә була. Ә ике улы: Олег һәм Сергей интернациональ бурычларын үтәп, Әфганстанда хезмәт иткәннәр. 

Сугыш чоры балалары буларак, мәктәптән соң белем алулар насыйп булмаганлыктан, үзләренең барлык балаларына лаеклы белем һәм тәрбия бирергә тырыша ата-ана. Балалары барысы да хезмәт сөючән, җаваплылык тоючан булып үсәләр, югары белем алалар.

Бүгенге көндә юбилярның 10 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.
Александр һәм Юлия Никифоровлар уллары Сергей һәм киленнәре Елена тәрбиясендә көн итәләр.

Үткән атнада Юлия Александровна үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле ветеранны истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Гүзәл Җәббарова котладылар.

Кунаклар юбилярга район башлыгы исеменнән котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев