Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Михаил Синдюковка 90 яшь тулды
Яшьлегендә яшьнәтеп...
Юбилярны туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы ветераннар советы рәисе Зоя Кузнецова килде.
Михаил Трофимович 1935 елның 12 апрелендә Чуваш Чүпрәлесе авылында туа. Юбиляр гомер буе туган авылында, колхозда эшләгән. Балалары сөйләвенчә, 40 елдан артык тракторчы хезмәтен башкарган.
Аның колхоздан, районнан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән намуслы, фидакарь хезмәте өчен бирелгән бик күп Рәхмәт хатлары бар. Михаил Трофимович авылдашы Валентина Александровна белән гаилә корган. Анда өч ул һәм өч кыз тәрбияләнгән. Бүгеннәрдә барлык балалар да инде үзләре гаилә корып, әтиләрен оныклар белән дә сөендергәннәр.
Валентина Александровна да гомер буе колхозда хезмәт куйган, төрле елларда дуңгыз, сыерлар фермасында эшләгән.
— Без әти-әниебезгә бик рәхмәтлебез, безгә белем бирделәр, тормыш юлына басарга ярдәм иттеләр, — ди хезмәт ветеранының кызы Марина.
Михаил Трофимович, сәламәтлеге какшау сәбәпле, бүгенге көндә балаларының ярдәменә мохтаҗ. Шуңа күрә хәзерге вакытта кызы гаиләсендә, Хайбулдино авылында яши. Хезмәт ветеранының 9 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев