Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Александр Шленский әтисенең эшен дәвам иттерә

Сонгы елларда шәһәрдән авылга кайтучылар саны да арта башлады.

Александр 1994 елда Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбен тәмамлап, Чабаксар дәүләт университетының информатика һәм исәпләү техникасы факультетын тәмамлый. Аннан армия хезмәтен Алтай өлкәсендәге стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә үти. Армиядән соң, 2016 елда Ульяновск шәһәрендәге частьләрнең берсендә, контракт төзеп, хезмәт итә. Хәрби хезмәт чорында Александрга Сириядә барган бәрелешләрдә дә катнашырга туры килә, махсус хәрби операция зонасында да биш ай булып кайта ул. Контракт срогы тәмамлангач әти-әнисе янына, киңәш сорарга кайта. Бу урында егетнең әтисе белән таныәтырып китсәк урынлы булыр.

Анатолий Витальевич 2019 елда машина төзекләндерү сервисы ачкан иде. Ә соңгы елларда аның сәламәтлеге какшый. Шуңа да ул улына: «әллә туган якларга кайтып, гаиләбез эшен дәвам иттерәсеңме...», дигән була.

Әтисе янында техниканың телен аңларга өйрәнгән Александр да ризалыгын бирә. Александрның гаиләсе дә аның бу фикеренә каршы килми — шәһәрдән авылга күченеп кайталар. 2022 елның көзе була бу. Әтиле-уллы, икәүләп, үзләренең машина төзекләндерү станциясендә авыл һәм район халкына хезмәт күрсәтә башлыйлар алар.

Александр контракт белән хезмәт иткән елларда Анатолий Витальевич район үзәгендәге яңа төзелеп килүче, халык теленә «Дачный» исеме белән кереп калган җирлектә яңа йорт сала башлый. Александр исә әлеге төзелешне төгшлли һәм гаиләсе белән шул йортка күченә. 

Әмма әти кеше тернәкләнеп китә алмый, 2023 елда вафат була. 
Александр исә әтисенең истәлеге буларак та, эшләрен тагын да нәтиҗәлерәк итеп дәвам иттерә. 
Агымдагы елда исә ул социалъ контракт программасы аша дәүләттән 350 мең сум финанс ярдәме дә алган. Дәүләттән бирелгән акчаларга машина төзекләндерү өчен кирәкле булган җиһазлар булдырган. 

Инде берничә елдан бирле уңышлы гына эшләп килгән, чит илдә ясалган, үз илебездә җитештерелгән автоларның да төзелешен биш бармагыдай белгән останың клиентлары да күп. Тәгәрмәч алмаштыру, форсункаларны чистарту, двигатель ясау, май салу һәм башка шуның кебек бик күп эшләр башкарыла, машиналарга диагностика үткәрелә бу участокта. 

— Белемем информатика-исәпләү техникасы белән бәйле булса да, балачактан ук техниканы ярата идем. Әти машинасын төзекләндергәндә һәрчак аның янында идем. Киләчәктә үземнең дә шундый машиналарда йөриячәгемне күз алдына китерә идем. Туган ягыма кайтып төпләнүемә, әтинең эшен дәвам итә башлавыма да шатланам. Хезмәтемне дә яратып, башкаларга да ошарлык итеп башкарырга тырышам,-ди оста.

— Мин дә Чуваш Чүпрәлесе авылыннан. Бирегә беренче килүем түгел. Машинам чыгымлый башласа оста эзләп йөрмим, туп-туры Александр Анатольевич янына киләм. Беркайчан да кире борганы юк, мөмкинлеге булу белән карый, тикшерә, җитешсезлеген ачыклый. Хезмәт күрсәтүенең сыйфаты да бик ошый. Остага рәхмәттән башка сүзем юк, — дип сүзгә кушылды Дмитрий Сироткин.

Александр Анатольевич тормыш иптәше Екатерина ханым белән бер бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Леона әлегә балалар бакчасына йөри. Екатерина исә Городище авылыннан, Александр кебек үк үз шөгылен булдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев