Чүпрәледән Нина Спиридонова җиңүгә үзенчә өлеш кертә
Авыл өлкәне хәрбиләргә – оекбашлар бәйли һәм маскировка челтәрләре үрә...
Махсус хәрби операция башланганнан соң, районыбыз авылларында яшәүчеләр җиңүгә үз өлешләрен кертергә теләп, кемдер җылы оекбашлар бәйләргә тотынды, кайсыдыр токмач кисә, кайберәүләр маскировка челтәре үрүдә актив катнаша башлады.
Язмабыз герое Матак авылында гомер итүче Нина Даниловна Спиридонова да шундыйлардан. Ул – әтисеннән өч айлык булып калган, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган фронтовик кызы, сугыш чоры баласы.
–Әтиемнең истәлеге булып, бердәнбер фотосы калган иде, шуңа карап үстем”, - дип сагына Нина апа балачагын. Әнисе Татьяна Филипповна балаларын ач-ялангач итмәс өчен көнне-төнгә ялгап эшли ул елларда. Нина апа да кул арасына керә башлагач, әнисенә ярдәм итә башлый. Урагын да урыша, көлтәсен дә бәйләшә, урманга утын өчен чыбык-чабык җыярга да әнисе белән бергәләп йөри. “Әлләни эш чыкмаса да, иптәш булсын, дигәндер инде әни, үзе белән алып йөрде мине”,- ди Нина апа ул елларны хәтерендә яңартып.
Мәктәптә дә күп укый алмый Нина апа. 14 яше тулар-тулмас авылда газета-журналлар, хатлар (почтальонка) таратучы булып эшкә керешә, җәен чөгендер кырында була.
“Ике эшкә дә өлгерә алмам” дип, соңрак почтадан эштән китә. “Чөгендерне җәен генә эшлисе бит, почтадан эштән китми тор, дип киңәш бирүче булмаган күрәсең, югыйсә, үз эшемне бик яратып башкара идем”, ди ул.
Аннан колхозга фермага эшкә килә. Озак еллар сыер савучы хезмәтен башкара. Фермада да эш җиңел булмый. Группасындагы 22 шәр савым сыерны кул белән сава, сөтләрне чиләк белән күтәреп, мичкәгә илтеп бушата. Мал асларын да чистарталар, азык та бирәләр, кыскасы хәзер трактор башкара торган эшләрне дә савымчы хатын-кызлар башкара. Ел саен диярлек Нина Даниловнаны, алдынгы сыер савучы буларак, районга чакырып та бүләклиләр.
Авылдашы Виталий Петровичка тормышка чыга ул. Гаиләдә 9 бала дөньяга аваз сала. Тормыш иптәше дә колхозда хезмәт куя. Өч баласын, тормыш иптәшен җирләү кайгысын кичерә Нина апа.
Бүгенге көндә ул үз өендә ялгызы гына яши. Авылда һәм район үзәгендә яшәүче уллары һәм кызлары әниләренең хәлен һәрдаим белешеп, ярдәмләшеп торалар.
“Бөтен ил халкы җиңүгә үз өлеше белән кушыла башлагач, мин дә яу кырындагы егетләргә ярдәм итәргә тиеш, дигән уй белән яши башладым”,-ди сөйли авыл өлкәне.
Иң беренче эш итеп, сарык йонын, җеп, инәләрен барлый Нина Даниловна. Сарык йонын өйдә үзе “тетә”, эрли, аннан әкренләп бәйли башлый. Шулай итеп, бер-бер артлы йомшак, җылы, йон оекбашлар барлыкка килә.
–Балачактан оекбаш, җылы, йон кофталар бәйләп үскән буын, шуларны киеп үскән кыз бит мин, балаларыма да үзем бәйли идем. Белгән һөнәр онытылмый. Кышкы озын кичләрне файдалы итеп үткәрер өчен бик тә ярап куйды әлеге өйрәнгәннәрем,-ди ул.
“Башланган эш, беткән эш”, ди халык. Әкренләп эш тә күзгә күренеп арта, бәйләнгән оекбашлар да шактый күбәеп китә. Нина Даниловна, аларны тартмаларга туплап, авыл җирлегенә хәрбиләргә дип китереп тапшыра.
Авылда хәрбиләр өчен маскировка челтәрләрен үрүне оештыру турында ишеткәч, бирегә дә килеп кушыла.
–Яшем олы булганлыктан, күп эшләрне башкара алмыйм, шулай да миңа челтәр үрү өчен тасмалар кисеп торуны йөкләделәр. Бу да бик җаваплы вазифа, бер көн дә калмыйча йөрергә тырышам,-ди Нина апа.– Хәер, моңсуланып өйдә утырып торырга вакытым юк диярлек. Көндез авыл мәдәният йортына барып, маскировка челтәрләре үрүче кызларга ярдәм итеп кайтам, аннан бертөркем авылдаш хатыннар белән җәяүләп, урман һавасы суларга йөрибез. Кичен янә оекбашлар бәйләргә утырам. Быелгы кышның кары да мулдан булды, чистартып кына өлгер. “Безне көтеп тормагансың”, дип, хәтта, балаларым да ачулана. Кулда көч барында ничек түзеп утырмак кирәк. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, дип юкка гына әйтмәгәннәр,-ди Нина апа уенын-чынын кушып.
Нина Даниловнаның 14 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә алар тавышыннан өе гөрләп тора. Күптән түгел билгеләп үткән 85 яшьлек олы юбилеена да бергәләшеп, җыелышканнар. Игелекле волонтерны котларга Матак авыл җирлегеннән дә, волонтерлар да килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев