Чүпрәледән Гүзәлия Фәтхуллова олимпиада призерларын әзерләүче мөгаллимә
Укытучылар нәселенең дәвамчысы да ул.
Гүзәлия ханымның әтисе Барис әфәнде мәктәптә башлангыч сыйныфларга белем бирсә, әнисе Дамирә ханым рус теле һәм әдәбияты укытучысы була.
— Бала чагымнан ук мин дә укытучы булырга хыялландым. Ул елларда безнең мәктәпкә Иске Чүпрәледән Зөлфия исемле укытучы килеп, инглиз телен өйрәтте. Бик җиңел үзләштерелә торган итеп аңлата иде ул чит тел грамматикасын. Аңа карап, инглиз теле укытучысы булырга теләдем, — ди.
Гүзәлия ханым. Хезмәт юлы исә Зур Чынлы урта мәктәбендә 2000нче елдан, Казан дәүләт педагогия университетының инглиз теле факультетын тәмамлап кайтканнан соң башлана. Ул 2нче сыйныфтан алып 11 сыйныф укучыларына кадәр инглиз теленнән белем бирә башлый. Иртә яшьтән инглиз телен өйрәнү үз нәтиҗәләрен дә бирә. Укучылар башлап район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңү яулыйлар, аннан республика олимпиадалары призерлары булалар.
2018 елда укучысы Эльза Хаярова республикаүләм олимпиадада катнаша. Үткән 2023-2024 уку елында исә Камилә Фәтхуллова һәм Алинә Камалиева республикакүләм олимпиадада җиңү яулыйлар. Аннан Камилә Фәтхуллова Бөтенроссия төбәк этабында да призер була. Агымдагы 2024-2025 уку елында укучысы Алинә Камалиева Казанда үткән олимпиадада катнашып, 82 балл җыюга ирешкән.
Гүзәлия Барис кызының укучылары һәр елны ОГЭ, ЕГЭда инглиз теле фәненнән имтихан тапшыралар. Бүгенге көндә бер укучысы инде инглиз теле буенча югары уку йортын тәмамлаган, ике укучысы вузларда белем ала, бер укучысы исә бер үк вакытта эшли дә, читтән торып инглиз теле буенча югары белем дә ала.
— Балаларны яратсаң, алар белән уртак тел таба белсәң, аларга шәхес итеп карасаң, укытучы булуы авыр түгел. Һөнәреңне яратып башкару бик мөһим,-ди хөрмәтле мөгаллимә.
Гүзәлия ханым гаиләдә кайгыртучан әни, тугры тормыш юлдашы. Тормыш иптәше Фаил Җәмил улы белән кызлары Камиләнең уңышларына да сөенәләр.
Гүзәлия бакчада эшләргә, чәчәкләр үстерергә дә ярата. Зур Чынлы авылында мәдәният йорты каршында, паркта утыртылган петуния чәчәкләрен дә ул өендә чәчеп, рассада ясап, үстерә икән.
214 төп петунияне аерым савытларга күчереп утыртырга да өлгергән инде ул.
— Төрле чәчәкләр үстерүем — минем хоббием. Бакчамда петунияләрдән тыш, розалар да. туялар да бик матур үсеп утыралар. Чәчәкләрдән илһам алам,-ди Гүзәлия Фатхуллова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев