Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә хезмәт героен искә алдылар

Район үзәгендәге Геройлар Аллеясында Социалистик Хезмәт Герое, районның XXII партсъезд исемендәге колхоз рәисе Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриев истәлегенә митинг узды.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары, яшь армиячеләр, тармак технологияләре техникумы студентлары, Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары катнашты.

- Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар. Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы бөтен гомерен туган авылына багышлаган, аның үсеше өчен яшәгән һәм эшләгән. Аның белән янәшә бик күп буын игенчеләр, авыл производствосы белгечләре тәрбияләнде. Хезмәт сөючәнлеге, инициативасы, таләпчәнлеге, тапшырылган эш өчен җаваплылыгы, кешеләр турында кайгыртуы нәтиҗәсендә ул республикада хөрмәт казанды.  Без геройларыбызны һәрвакыт хәтеребездә тотарга, аларның якты истәлекләрен һәм хезмәт батырлыкларын онытмаска тиешбез,- диде Айрат Фиркат улы.

Митингта герой турындагы истәлекләр барланды, чыгыш ясаучылар  хатирәләре белән уртаклаштылар. Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары авылдашларының хезмәт батырлыклары турында сөйләделәр.

Геройлар Аллеясында урнаштырылган Герой бюстына чәчәкләр салынды, якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Белешмә

Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриев Иске Шәйморза авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан, каты яраланган һәм демобилизацияләнгән. Өенә кайткач, совет һәм партия органнарында эшли.

1955 елда И.В.Сталин исемендәге колхоз (1961 елдан башлап ХХІІ партсъезд исемендәге колхоз) рәисе итеп билгеләнә.

Күп тапкырлар “Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе”ндә катнаша. 1971 елда авыл хуҗалыгын үстерүдәге зур уңышлары өчен Әхмәтгәрәй Әбдриевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырыла. Хуҗалык белән 30 елдан артык,  1988 елга кадәр, җитәкчелек итә.

1982 елда аның инициативасы белән авылда “Җир һәм кешеләр” музее ачыла.

2004 елның 4 декабрендә Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы вафат була. Иске Шәйморза авылында җирләнә.

Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриев өч “Ленин ордены” (1965, 1971, 1976), “Октябрь революциясе” (1973, 1985), “Хезмәт Кызыл Байрагы” (1986), 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы (11.03.1985) орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев