Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә тыл хезмәтчәненә 97 яшь тулды

Озын гомер—язмыш бүләге

Иске Чокалы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әлфия Шаһиәхмәт кызы Юсупова күңел күтәренкелеген югалтмый, шушы көннәрдә аңа 97 яшь тулды. 

Хөрмәтле ветеранны туган көне белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов һәм Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов килде. Кунаклар ветеранга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар.

Әлфия апаның балачагы авыр сугыш елларында уза. Аңа, яшьтәшләре кебек үк, олылар белән беррәттән колхозда эшләргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә туры килә. Сугыштан соңгы еллар да җиңелләрдән булмый. 
Әлфия Шаһиәхмәт кызы гомере буе туган авылындагы «Чишмә» колхозында хезмәт иткән. Тормыш иптәше Зарифулла абый белән бергә биш ул һәм ике кыз балага гомер биргәннәр, илгә-көнгә лаеклы шәхесләр итеп үстергәннәр.

Зарифулла агай бүген якты дөньяда юк инде, Әлфия апага бер улын да бик яшьли җирләргә туры килә.
Гомеренең унынчы дистәсен тыл хезмәтчәне кадерле әни һәм әби булып, улы Рәшит һәм килене Дилә тәрбиясендә «ваклый». Улы Рәшит тә әти-әнисе үрнәгендә озак еллардан бирле авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя, килене Дилә мәктәптә пешекче булып эшли. 

Авыл өлкәне онык-оныкчыкларга да бик бай, нәсел дәвамчылары—19ау!

"Алар янында ничек картаясың инде?! Яңалыклар белән дә кызыксынам, газетларны да укыштыргалыйм әле",-дип сөйли тормыштан ямь табып яшәргә өйрәнгән авылның акъәбисе.

Туган көне уңаеннан котларга килгән кунакларны да бик шатланып каршы алды Әлфия апа. Кунаклар үз чиратында юбилярга: "100не дә каршы алырга булсын!",-дип җылы теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев