Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә тыл хезмәтчәне Сәхау Садретдин улы Фәхретдиновка 94 яшь тулды

Хөрмәтле тыл хезмәтчәне гомере буе “Цильна” колхозында хезмәт куйган

Кече Чынлы авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне Сәхау Садретдин улы Фәхретдиновка 94 яшь тулды.

Сахау Садретдин улын туган көне белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов килде.

Рөстәм Искәндәр улы хөрмәтле юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды, исәнлек-саулык, якыннарының кайгыртуында яшәвен теләде.

Сахау Садртдин улы 1932 елның 13 январенда Кече Чынлы авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда Сәхау абыйга нибары 9 яшь була. Аңа балачактан ук ачлыкны да, күп авырлыкларны да кичерергә туры килгән. Мәктәптә ул бары тик 4 класс кына укый алган. 4 нче сыйныфны тәмамлагач ук колхозга эшкә килгән. Аңа төрле эшләр башкарырга туры килгән, көнне-төнгә ялгап кырда да, фермада да эшләргә туры килгән. Сугыш беткәч тә, Сәхау абый шәһәргә чыгып китми, туган авылында төпләнеп кала, гомере буе колхозда хезмәт куя, шуннан лаеклы ялга да чыга. Ул бик яхшы балта остасы була, ул елларда колхозда бер генә бина да Сәхау абыйның катнашыннан башка төзекләндерелмәгәндер, шуңа да тәҗрибәле останы пенсиягә чыкканнан соң да әле эштән тиз генә җибәрмиләр, лаеклы ялда булуына да карамастан тагын беркүпме эшләвен сорыйлар.

Тормыш иптәше Кәүсәрия апа белән алар 70 елга якын бергә гомер кичерәләр, шул еллар эчендә яңа өй җиткезәләр, 5 бала: өч ул һәми ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Барлык балаларына лаеклы белем һәм тәрбия бирергә тырышалар, аларга аякка басарга, бу тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иттеләр.  Кәүсәрия апа белән Сәхау абыйга бу гомердә шатлыгын да, кайгысын да мулдан татырга туры килә, өч балаларын җирлиләр. Бүгенге көндә алар икәү генә төп нигезнең утын сүндермичә яшиләр. Хөрмәтле ветераннарны социаль хезмәткәр карый һәм ерак түгел генә яшәгән киленнәре дә ярдәмләшеп тора, һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырыша. Кәүсәрия апа да, Сәхау абый да социаль хезмәткәр белән киленнәренә ярдәмнәре өчен бик рәхмәтлеләр.

Фәхретдиновларның гаиләсе зур һәм тату, аларның балалары, оныклары, оныкчыклары әти-әниләре, әби-бабалары янына еш кайталар.

Сәхау абый кунакларның килүенә бик шат иде һәм аларга хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев