Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә тыл хезмәтчәне Мәсума Әзмуханова 94 яшьлеген билгеләп үтте

Хөрмәтле ветеранны, тыл хезмәтчәнен тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллин килделәр.

Иске Кәкерле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мәсума Шәрәфетдин кызы Әзмуханова үзенең 94 яшен билгеләп үтте.

Хөрмәтле ветеранны, тыл хезмәтчәнен тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллин килделәр. Мәсума Шәрәфетдин кызына РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, чәчәкләр, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер, балаларының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.

Мясума Шәрәфетдин кызы Әзмуханова Зур Чынлы авылында дөньяга килә, колхозда хезмәт куя. Бригадада эшли, төрле эшләр башкара, җәйлеген шикәр чөгендерен утауда эшли.

Мясума апа тормыш иптәше Әмир абый белән бәхетле гомер кичереп, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Тыл ветеранының бүгенге көндә 8 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Кызганычка каршы, Мясума апага үз гомерендә кайгы-хәсрәтне дә кичерә. Ике баласын җирли, 40 ел Мәсума апаны ялгызын калдырып, Әмир абый да бакыйлыкка күченгән.

Мясума апаның барлык балалары да күптән инде гаиләлеләр, Ульяновск, Буада һәм Чиләбедә яшиләр, ә бер кызы Иске Кәкерле авылында төпләнгән. Мясума апа да шушы авылдагы кызы Зөлфия һәм кияве Абдулла тәрбиясендә бәхетле картлыгын кичерә.

–Балаларыма, киявем Абдуллага да бик рәхмәтлемен, тәрбиялиләр үземне. Аллаһыга шөкер, кадерле әби һәм әни булып яшим мин. Җәйлеген туган йортымда Зур Чынлыда кунак булып киләм,-ди Мясума апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев