Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә Каюмовлар нигезем, авылым, дип яшиләр, хезмәт итәләр

Туган җиргә тугры калып

Авылының кадерен белеп, нигезләрен таратмыйча, шунда төпләнеп калучы гаиләләр соклану тудыра. Язмам герое — Зур Чынлы авылы ир-егете Фаил Каюмов та шундыйлардан. 

Илдус абый һәм Фәния апа гаиләсендә алар абыйлы-энеле үсәләр. Әтиләре райондагы һөнәри училищеда, аннан авылдагы «Ирек» колхозында, әнисе исә балалар бакчасында хезмәт куя. 

Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Ульяновск өлкәсенең Нагаткино бистәсендәге техникумда белем ала Фаил. Аннан — армия хезмәте. Аны ул Наро-Фоминск шәһәрендә үтә. Армиядән соң авылга кайта. Ул еллар — колхозларның таркалган чагы, эшсезлек... Егет төрле җирләрдә төзелештә эшли башлый. Булачак тормыш иптәше Полина белән дә ул менә шулай читтә эшләп йөргән вакытта таныша.

Полина — Чувашия Республикасының Цивильск районыннан. Яшьләр 2010 елда гаилә коралар. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен, татар телен белмәсә дә, яшь кыз татар авылында яшәү, шунда төпләнеп калудан курыкмый. Бик теләп татар телендә сөйләшергә өйрәнә. Әлбәттә, Фаилнең әти-әнисе дә киленнәрен бик яраталар, белмәгәннәрен, аңлаталар. Хәзер инде Полина татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен дә белеп, хөрмәт итеп, үтәп яши. Яшь гаилә өч елга якын әти-әниләре һәм энеләре Фәнис белән бергә яши. Аннан, яшьләрне үзләрен генә төп нигездә калдырып, өлкәннәр башка йортка күченә. Төп нигездәге өй, каралт-куралар искергән була. Илдус абый белән Фәния апа әби-бабалары яшәгән йортның утын сүндермәүләрен теләп, төп нигезне куллары «алтын» булган уллары Фаилга калдыралар. 
Фаил фермер хуҗалыгында, трактор белән җир сукалый, чәчүдә катнаша. Бер сүз белән әйткәндә, эштән «чирканмый». 

2018 елда гаиләдә икенче бала туа. Аның өчен бирелгән "Ана капиталы«н да кушып яңа өй җиткезә башлыйлар. Өйне өю һәм түбәсен каплау өчен генә эшчеләр яллыйлар, калган барлык хезәтне Фаил энесе Фәнис, туганнары, дуслары белән берлектә башкаралар. Инде гаилә рәхәтләнеп, заманча, барлык уңайлыклары да булган яңа йортта яши.

Бүгенге көндә Фаил авылда сөт җыю белән шөгыльләнә. Үз җирләре бар, аны энесе Фәнис белән бергә эшкәртәләр. 20гә якын гектар мәйданга маллар өчен печән чәчкәннәр. Үзләренең техникалары: «МТЗ-80», «МТЗ-82» маркалы ике тракторлары бар. Аларга печән чапкыч, әйләндергеч, җыйгыч кебек җиһазлар сатып алганнар. 

— Маллар өчен ашлыкны гына сатып алабыз, печәнне, җәй буе, үзебез әзерлибез,-диләр ирле-хатынлы Каюмовлар.

Авыл җирендә яшәгәч, күпләп мал-туар да тоталар. Бүгенге көндә алты баш сыерлары, бозаулары бар. Мөгезле эре терлек санының егермегә җиткән чагы да күп икән. 

Гаиләдә бер-бер артлы өч бала үсә. Иң олылары Данир 8 сыйныфта, кызлары Алия исә 4нче сыйныфта белем ала, кечеләре Алмазга 5 яшь, ул авылдагы балалар бакчасына йөри.

— Без дүрт бала үстек, мин — икенчеләре. Балаларны бик яратам, шуңа да бер-берсенә иптәш булырлар дип, өчне таптым. Әтиләре дә бик бала җанлы. Тормышта туган бик кирәк, чит кешегә сөйли алмаган серләреңне дә туганың белән уртаклашасың,-ди Полина.

Уңган-булган гаиләнең балалары да әти-әниләренә булыша. Данир спортны да үз итә, аеруча шахмат уйнарга ярата. Данир да, кызлары Алия дә математика фәнен үз итәләр, төрле мисаллар, мәсьәләләр чишәләр. Алмаз да бик кызыксынучан. 

Полина ханым гөлләр, чәчәкләр үстерергә дә ярата. 

Үз җирен, туган ягын, гаиләсен яратучылар, «нигезем», дип яшәүчеләр булганда авылларыбызның да киләчәге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев