Чүпрәледә җирле шагыйрь яңа китабын тәкъдим итте
Ади Мохитовның “Күңелемдә хисләр ташкыны” җыентыгында 80ләп шигыре тупланган
Яңа китапны тәкъдим итү чарасы туган якны өйрәнү музеенда (ул, ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, вакытлыча район мәдәният йортында урнашкан) узды. Чарада Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Дилүзә Азизова җитәкчелегендәге пенсионер-ветераннар һәм “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” студентлары катнашты.
Ади Мохитовка язмыш күп сынаулар әзерләгән. Әмма ул аларны сынмый, сыгылмый узарга үзендә көч таба. Тездән түбән ике аягын югалтып та, ул тулы канлы тормыш рәвеше белән яши бирә, иҗат итә.
Әдәбиятка, аерым алганда шигърияткә булган мәхәббәт аңарда балачакта ук башлана. “Үз фикерләремне һәрвакыт куен дәфтәремә терки бара идем, аннан шигырьләр яза башладым”,-ди ул. Ләкин чиксез тыйнаклыгы аркасында ул иҗатын җәмәгатьчеклеккә озак вакыт җиткерергә җөрьәт итми. Бары тик соңгы елларда гына аның шигырьләре "Туган як" газетабыз битләрендә, "Мәйдан" журналында, М.Хәйретдинов исемендәге "Илһам" әдәби берләшмәсенең альманахларында дөнья күрә.
Ади Мохитов лирик шигырьләр белән беррәттән җырлар да иҗат итә. Аларның күпчелеген С.Исламгалиева көйгә салган, әлеге җырлар да халык арасында танылу таба башлады.
Музей җитәкчесе Резеда Фәизова чараны ачып, автор-шагыйрь Ади Мохитовның тормышы биографиясе белән таныштырды, бүләк тапшырды һәм сүзне үзенә бирде.
–Шигырьләремдә күңел халәтемне, уйларымны чагылдырырга тырышам. Туган ягым–авылымның киләчәге өчен борчылам. Мәхәббәт, әниләргә багышланган иҗат җимешләрем дә шактый,-дип сөйләде үзенең иҗаты турында җирле шагыйрь. Якын арада икенче китабы да нәшер ителәчәген хәбәр итте.
Үзе дә иҗат дөньясында кайнаучы Татар Саплыгы авылыннан җирле шагыйрә Равия ханым Вәлиева һәм Ади Мохитовның авылдашы Гөлзайрә ханым Җамалетдинова чыгышларында райондашыбызның иҗатына бәя биреп, әсәрләре гади, аңлаешлы булуын билгеләп үттеләр, киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Соңында Ади Мохитовның шигырьләре сәнгатьле итеп укылды, шагыйрь исә килгән кунакларга үзенең китапларын бүләк итте.
Белешмә
Ади Гаделҗан улы Мохитов 1961 елның 22 январенда Иске Кәкерле авылында туа.
Иске Кәкерле урта мәктәбен, аннан Ульяновскида 24 нче санлы һөнәри училищены, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, Буа мәдрәсәсендә дини гыйлем ала.
Туган авылында шәхси эшмәкәр, агроном, төзүче, Камчатка өлкәсендә “Кызыл Октябрь” балык тоту артелендә матрос та була. Бүгенге көндә Иске Кәкерле авылында “Миңнулла” мәчетенең имам-хатыйбы вазифасын башкара.
Ади Мохитов күпсанлы әдәби марафоннарда катнашып, Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Районыбызның Зәки Нури һәм Сәйфихан Нәфиев исемендәге премияләр лауреаты иясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев