Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә Герой-Ана 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Колхозчы Нина

Нина 1934 елның 10 январенда Уби авылында, колхозчылар Ольга һәм Петр Хмелевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Бөек Ватан сугышына алынып, анда хәбәрсез югалган. Әнисе ике баланы ялгызы тәрбияләгән. Нина Уби мәктәбендә белем ала, аннан соң туган колхозында сыер савучы булып эшли.

1960 елда Иске Уби авылы егете Николай Кудряшовка кияүгә чыга. Тормышлары аюҗиңелләрдән булмый, шуңа да бәхет эзләп яшьләр Донбасска китәләр. Анда Николай абый шахтада эшли. Әмма сагынуларына түзә алмыйча, кире туган авылларына әйләнеп кайталар алар. Донбасста эшләп алган акчаларына йорт сатып алалар. Тора-бара биш балага гомер бүләк итәләр, аларны тәрбияләп үстерәләр һәм белем алырга ярдәм итәләр.

Нина Петровна гомере буе колхозда хезмәт куя. Аның намуслы хезмәте төрле елларда Грамоталар, бүләкләр белән бәяләнә. Ул «Герой Ана» медале иясе дә. 

Кызганычка каршы, 2020нче елда тормыш иптәше Николай авырудан вафат була. Бүгенге көндә Нина Петровна кече улы Виктор белән гомер итә. Юбиляр үзенең балалары һәм оныклары игътибарын һәрдаим тоеп, туган һәр көн шатланып яши.

Юбилее уңаеннан Нина Петровна Уби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухиннан җылы котлау сүзләрен кабул итте. Ул хөрмәтле ветеранга Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын, район башлыгының бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев