Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле Зур Чынлы авылында яшәүче Нуриҗан Хисаметдинова 90 яшьлеген юбилеен билгеләп үтте

Нуриҗан Закир кызы Зур Чынлы авылында туып-үскән.

Бала чагында аңа мәктәптә берничә сыйныф кына укырга насыйп булган, балачактан ук колхозда эшли башлаган. Бик күп кайгы-хәсрәт, кыенлыклар да кичергән ул. Абыйсы Кыям белән япа-ялгыз калганнар — әти-әниләре бик яшьли үлеп киткән. Шуңа күрә дә хуҗалыкалып бару мәшәкатьләре бу балалар җилкәсенә төшкән.

Нуриҗан бик тырыш була, өйдә дә, колхозда да бөтен эшне башкарырга өлгерә. Кыям да колхозда эшли. Кечкенә кызның су алырга барып, су сосарга буе җитмичә, өлкәнрәкләрнең коега килгәннәрен көтеп торган көннәре бик күп була. Ятимә кызга авылдашларының теләп ярдәм иткәннәрен дә сөйли ул.

Нуриҗан апа авылда кала, читкә китми. Төрле елларда фермада да эшләргә туры килгән аңа, колхоз кырларында чөгендер үстерүдә дә хезмәт куйган. Авылдашы Мәгъсүм абый белән ныклы гаилә корып, дүрт бала үстерәләр. Бүген инде балалары үзләре дә гаиләлеләр, оныклар үсеп килә.

Кызганычка каршы, Мәгъсүм абый бер ел элек вафат булган. Нуриҗан апа улы һәм килене белән яши. 
— 17 яшемдә бу гаиләгә килен булып килдем. Әни мине үз кызы итеп кабул итте, барысына да өйрәтте, мин аңа бик рәхмәтле, — ди Нуриҗан апаның килене Сания.

Нуриҗан апаның бүгенге көндә 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Хөрмәтле ветеранның юбилее көнендә дә барлык балалары һәм оныклары әниләрен һәм әбиләрен туган көне белән котларга кайтканнар һәм килгәннәр иде.

Хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов та килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев