Чүпрәле районында көмеш волонтерны юбилее белән котладылар
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Нурҗиһан Гарифулла кызы Айметдинова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән котларга бик күп кунаклар килде. Алар арасында район ветераннар советы җитәкчесе Роза Насыйбуллина, пенсионерлар берлегенең Чүпрәле бүлекчәсе начальнигы Дилүзә Азизова, озак еллар хезмәт куйган эш урыныннан–район социаль яклау идарәсеннән дә вәкилләр бар иде. Һәркайсы аңа олы хөрмәтен, соклануын белдерде, җылы теләкләрен теләде, бүләкләр тапшырды.
Нурҗиһан Гарифулла кызы ТАССРның Буденный районы Суыксу авылында дөньяга килә (бүгенге көндә бу авыл Буа районына керә).
1968 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм юллама буенча Чүпрәлегә кайта. Яшь мөгаллимәне Түбән Чәке мәктәбенә физика укытучысы итеп билгелиләр, биредә ул 1968-1970 елларда укучыларга белем бирә. 1970 елдан 1981 һәм 1983-1986 елларда Городище урта мәктәбендә эшли. 1981-83 елларда район үзәгендәге һөнәри белем бирү училищесында студентларны укыта.
Төрле елларда район мәгариф бүлеге методисты, балаларны яклау инспекторы район хакимиятенең гаиләне, аналарны һәм балаларны социаль яклау эшләре бүлеге мөдире, район халкын социаль яклау идарәсендә халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы - мөдире урынбасары, Татарстан Республикасы социаль яклау министрлыгының халыкны социаль яклау идарәсенең Чүпрәле районындагы әйдәп баручы белгече, ашыгыч социаль ярдәм бүлеге мөдире кебек вазифалар башкарырга туры килә. Кайда гына эшләсә дә, Нурҗиһан Гарифулла кызы үзенә йөкләнгән хезмәтне яратып, намусы кушканча, күңелен биреп эшли. Райондагы “Җылы йорт” приютын булдыруда да аның өлеше зур. Намуслы, фидакарь хезмәте Мактау грамоталары, “Татарстан Республикасының социаль яклау отличнигы” билгесе һәм башка бик күп сандагы бүләкләр белән бәяләнгән.
Нурҗиһан ханым тормыш иптәше Ирхат абый белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр, аларның барысына да лаеклы белем алырга һәм бу тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.
Ике кызы: Алсу белән Люция шәһәрләрдә яшәсә, Лилиясе гаиләсе белән район үзәгендә төпләнгән. 2011 елда Нурҗиһан апа пар канатсыз кала. Шуңа да карамастан, тормыштан ямь табып, яшәргә тырыша.
“Кешенең исеме, аның язмышына йогынты ясый”, дигәннәр борынгылар. Нурҗиһан Гарифулла кызы да тормышта нур, яктылык таратучылардан. Ул – хезмәт ветераны, актив “көмеш” волонтер. Аны өлкәннәр арасында узучы барлык спорт, иҗтимагый чараларында да күрергә була, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен гуманитар ярдәм җыюда актив өлеш кертүчеләрнең дә берсе ул. Шушы энергияне югалтмыйча, тормышка булган мәхәббәтне югалтмыйча, тагын да гомер таңнарын каршы алырга булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев