Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы Шланга авылында яшәүче Фәүзия Мөхәммәтшинага 95 яшь тулды

Фәүзия апаның олы юбилее уңаеннан олы бәйрәм табыны әзерләнгән иде, аны котларга барча туганнары да килгән, оныклары, оныкчыклары да кайтканнар иде.

Тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек олы юбилее белән котларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Шланга авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов, район архивы җитәкчесе Альберт Мөхәррәмов, Шланга урта мәктәбеннән һәм авылның ветераннар советыннан килгән иделәр. Кунаклар хезмәт ветеранына бүләкләр, шулай ук, чәчәкләр тапшырдылар, озак елларга җитәрлек сәламәтлек теләделәр.

Фәүзия апаның олы юбилее уңаеннан олы бәйрәм табыны әзерләнгән иде, аны котларга барча туганнары да килгән, оныклары, оныкчыклары да кайтканнар иде.

Фәүзия Нотфулла кызы Мөхәммәтшина 1931 елның 23 мартында Шланга авылында туа. Ул тыл хезмәтчәне, бала чагында һәм үсмерлек чорында колхозда хезмәт куя, аннары Шланга мәктәбендә хисапчы, завхоз, буфетчы, техник хезмәткәр булып эшли. Лаеклы ялга чыккач исә, Шланга җирле үзидарәсе Башкарма комитетында һәм авыл мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшли.

Ике бала: бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Балалары гаилә корып, әниләрен оныклар белән дә сөендергәннәр. Бүгенге көндә Фәүзия апаның кызы гаиләсе белән Ульяновск өлкәсендә яши, улы Рифкать исә авылда төпләнеп калган, озак еллар Шланга авыл мәдәният йорты директоры вазифасын башкара.  Фәүзия Нотфулла кызы Шланга авылында улы Рифкать һәм килене Рузия белән гомер кичерә. Хөрмәтле ветеранның 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

Фәүзия апаның бар гомере хезмәттә узган. Ул бүген дә хәрәкәттә, эшсез тормый. Балалары сөйләвенчә, Фәүзия апа алар белән бергә бакчада эшләп йөри, өйдә дә шөгыль таба.

–Әниебез бүген дә безгә юл күрсәтеп, төпле киңәшләрен биреп тора. Ул безнең төп терәгебез,-диләр Фәүзия апаның балалары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев